|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2020 Мәдәният
Камал театрында усал комедия куелачак (репетициядән 10 ФОТО)Камал театрында "Өйләнәм.tat" спектакленең репетицияләре бара. Спектакльнең авторы һәм режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Геннадий Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов. Раннур исемле яшь журналист эксперимент ясарга була: социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә өйләнергә теләвен хәбәр итә һәм кызларны "кастингка" чакыра. «Минем белән свиданиегә барырга теләүчеләр комментарийларда языгыз",- дип игълан итә ул. Алга таба егет мәхәббәт өлкәсендә төрле "тетрәнүләр" кичерә: фәннән кала башка берни белән дә кызыксынмаучы микробиолог кыз белән күрешә, аннары ялгыз бала үстерүче яшь әни, үзен ташлап киткән элекке егетен шашып яратучы кыз, үзе турында гына уйлаучы җилбәзәк туташ белән... Ә тормыш үз җаена ага тора. Геройның бердән-бер һәм кабатланмас, иң гүзәл, чибәр тиң ярын интернет аша табу өмете көннән-көн сүрелә бара... Кәләшләр кастингында кем җиңәр, мәхәббәт мөһимрәкме, хөрмәтме, ничек өметне өзмичә гаделлеккә һәм изгелеккә тугры калырга була - боларга җавапны тамашачы спектакльдә табар!
ПРЕМЬЕРА 11, 12 И 13 СЕНТЯБРЬ
БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74
Репетициядән фотолар:
--- |
Иң күп укылган
|