поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
19.08.2020 Авыл

"Шушы мәхәббәт аны ятим калган авылга кайтып япа-ялгызы яшәргә мәҗбүр иткән"

Әлки районы Зур Алан авылында бүген бер кеше яши. 50 яшьлек Григорий Федосеев, туып-үскән йортын ташламыйча, туган нигезендә әтисеннән калган шөгыльне дәвам итә — умарталар тота. Авылда берүзе, тирә-якта — урман. Гаиләсе, шәһәрдә торагы булса да, иртә яздан алып караңгы көзгә кадәр чын авыл кешесенә әйләнә.

Зур Алан авылы Чиябаш җирлегенә карый. Аңа нигез 1930 елларда салынган. Халкы элек терлекчелек белән шөгыльләнгән, күпләп сарык асраганнар. Тарихый мәгълүматлар буенча, бу авылда 1938 елда — 270, 1979 елда — 80, 1989 елда 30 кеше яшәгән. 2000 елгы күрсәткеч — 10 кеше. Күпчелек халкы рус булган әлеге авыл әнә шулай әкренләп беткән һәм бүген анда нибары бер йорт — Федосеевларныкы калган.
Григорий шунда 1969 елда туган, әтисе Анатолий һәм әнисе Любовь гомер буе умартачылык белән шөгыльләнгән. Григорий кечкенәдән бал кортларын тәрбияләргә өйрәнеп үскән. Әнә шушы умартачылыкка мәхәббәте аны бер җан да булмаган, ятим калган авылга кайтып яшәргә мәҗбүр иткән.
 
Күп көннәрен ялгызлыкта уздырса да, Григорий тормышын күңелсез дип санамый. Көннәре кошлар сайравын тыңлап, табигатьнең барлык күренешләренә сокланып, бал кортлары белән сөйләшеп уза. Күңелсезләнергә вакыты юк. Бакча тутырып яшелчә утырткан: бәрәңге, кишер, кәбестә, суган дисеңме... Барысын да туган туфрагында үстереп, кышын ашарга шәһәргә алып китә икән.
 
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 19.08.2020
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»