поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
17.08.2020 Бәйрәм

Ильяс Халиков «ШАЯН ТВ» алып баручысының туенда: «Бу юлы җырчы буларак килмәдем»

Ильяс Халиков һәм аның җәмәгате Нурфия Халикова шушы көннәрдә «ШАЯН ТВ» каналы журналисты Илназ Сибгатуллинны өйләндереп йөрде. “Туй вакытында миннән берничә тапкыр “син җырчы буларак килдеңме?” дип сорадылар. “Бу юлы без сезнең гаиләне хөрмәтләп, кунак булып килдек” дип аңлаттым сораучыларга. Күптән болай туйда кунак булган юк иде”, - ди Ильяс.

Ильяс Халиков сөйли: 

- Мин бу гаилә белән 1985 елдан бирле таныш. Беренче танышуыбыз Илназның бабасы Әскәр абый белән булды. Ул үз заманындагы балта остасы, йортлар салучы. Мамадыш районы Катмыш авылыннан килеп, безнең авылдагы йортны “под ключ” җыеп биргән кеше. Шушы елдан башлап, Әскәр абый, Гөлсинә апа, аларның балалары Айрат абый, Вәлия апа, шулай ук Әскәр абыйның йөзьяшәр әнисе белән әти-әниебез аралашып яшәде. Шунысы кызык: 1993 нче елда Вәлия апа Илшат абыйга кияүгә чыкканда, әти-әнигә ияреп, кунак булып туйга мин дә бардым. Туй табынында Гөлсинә апа әзерләгән майлы гөмбә (маслята) һаман да авыздан сулар китерә.
 
Еллар уза торды, мин Катмыш авылына төрле-төрле конкурсларга йөрдем. Чөнки әлеге авыл мәдәни чараларга бай булуы белән билгеле. Композитор Булат Юнысов (“Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”), К. Тинчурин театры артистларының берсе - Хәлил Мәхмүтов, көрәш өлкәсендә Фәрит Сибгатуллин кебек шәхесләрне биргән авыл ул. Айрат абый клуб мөдире булып эшләгән вакытта, үз гомеремдә беренче тапкыр синтезаторда уйнап карадым, башым күккә тигән иде.
 
Язмыш дигәнең шулдыр инде, үземнең “Мөнбәр” татар-дини театрын оештыргач, үз коллективыма талантлы яшьләрне тупладым. Кем белгән бит, алар арасында күптәнге танышларымның улы да буласын?! Мин белем алган татфакта Илшат абый белән Вәлия апаның мәхәббәт җимеше Илназ да шул юлларны узган. Остазыбыз Марсель Җаббаровның “Мизгел” яшьләр театрында осталык туплаган егет ул. Ә безнең “Мөнбәр” татар-дини театры оештырган “Аклыкка илтсен юллар”да Рома-Рамазан, “Болгар җилләре исә”дә Болгар шагыйре рольләрен профессиональ итеп башкара. Ә тормыш юлдашы итеп сайлаган Айсылу исә, нәкъ Вәлия апа, әйтерсең үз кызы. Килен кайнана туфрагыннан дип белми әйтмиләр. Мин исә, үз чиратымда, Айсылуның Кукмара якларыннан булуына сөенеп утырдым (үз хатыным да Кукмарадан бит). Илназ&Айсылу әле мин өметләнәм, эстафетаны дәвам итеп сезнең балалар никахында очрашырбыз, иншаАллаһ!
 

---
MINBAR
№ --- | 17.08.2020
MINBAR печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»