поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.08.2020 Язмыш

"Балаң бар дип тормыйм - колониягә озаттырам..."

Безнең, берничә ир-атның матур хатын-кызлар турында гәп корып утыруыбызны өйдә үз эше белән шөгыльләнеп утыручы әнием дә ишетеп торган икән. “Чибәр кызларга һәм хатыннарга бу дөньяда яшәүләре беркайчан да җиңелләрдән булмаган. Сугыш елларында да, аннан соң да алар кыерсытуларны, кадерсезгә калуларны, мәсхәрә ителүләрне гадәти хатын-кызларга караганда да күбрәк күрде”, – дип, әни әңгәмәбезгә кушылып китте.

Яшь чагында газиз әнием дә авылыбыздагы иң матур кызларның берсе булган. Җиденче классны тәмамлагач, аны хатыны үлгән, үзеннән уналты яшькә олы Сәмигулла исемле ир-ат урлап өенә алып кайткан. “Сәмигулла абый, нишләвең бу?! Әле миңа уналты яшь тә тулмаган ич. Ничек итеп синең мине – бала кешене хатынлыкка алып кайтырга кулың барды? Яратып йөри торган егетем бар, капкаңның биген ач, өйгә кайтам”, – дигән әни. “Бер күрүдә гашыйк булдым үзеңә, шуңа урладым. Бәлкем бер атна гына торып карарсың? Ошатмасаң кайтып китәрсең”, – дип әнине үгетләп караган бу. Әмма әни кабул иткән карарын үзгәртмәгән, тырышкан-тырмашкан, ризалашмаган.

 
Әлеге урланудан соң өч ел узгач, әни бер класста укып дуслашкан күрше авыл егетенә кияүгә чыккан. Ләкин сугыш башлану сәбәпле, алар нибары ел ярым гына бергә яшәп калганнар. 1942 елда, унтугыз яше дә тулмаган әти фронтка киткән һәм ярты елдан хәбәрсез югалган. Мин әти сугышка киткәч туганмын, сугыш әфәте әтине – мине күрү шатлыгыннан, мине әти дип әйтү бәхетеннән мәхрүм итте.
 
Әтинең хәбәрсез югалуын белеп алгач, сугышка яше узып китү аркасында бармый калган хуҗалык рәисе, нәфесен басарга ирек бирмәгәне өчен, егерме яше дә тулып бетмәгән, өч айлык сабые булган әнине районнан авылыбызга вәкил итеп куелган прокурор белән берлектә үзенчә “акылга утыртырга” була. Ул көнне бригадир вазыйфасын башкаручы әни кырыкка якын хатын-кыз белән авылдан ике чакрым ераклыктагы яшелчә бакчасында кәбестә үсентеләренә су сибүдә эшли. Төштән соң давыллы бозлы яңгыр чиләкләп коярга керешә. Киемнәре юешләнеп беткән хатын-кызлар: “Безнең бәхеткә явасың син, никадәр эшебезне җиңеләйттең, бүген өйгә, балаларыбыз янына иртәрәк кайтабыз икән”, – дип куана-куана юлга чыга. Авылга кайтып җиткәч, бакчада яуган яңгырның биредә бары тик тузанны гына басып китүен күреп шаккаталар. Әле өс-башы да кибәргә өлгермәгән әнине колхоз рәисе идарәгә чакырта.
 
– Менә шушы була инде ул кәбестәләргә су сибәргә нәрәт алган, хатын-кызларны эш ташлатып вакытыннан алда авылга алып кайткан дезертир-бригадир, – ди рәис прокурорга.
 
– Мондый нахак сүзләрегез белән җанымны рәнҗетмәгез әле, Шәрифулла абый (исемен үзгәрттем – авт). Миңа карата үзегез генә белгән ачу-мазарыгыз бар ахрысы. Югыйсә бакчадан нигә иртә кайтуыбызны белмичә гаеп тагып маташмас идегез. Тиккә генә кайтып китмәдек без аннан. Ишеп яуган бозлы яңгыр астында калтырап күпме торырга була инде! Ышыкланырга да урын юк. Яңгыр кәбестә җирен туйганчы суга коендырды, анда берничә көн су сипмәсәң дә була хәзер, – дип җавап бирә әни.
 
– Сез күктән таш яуса да эш урыныгызда булырга тиеш идегез. Хәзер җәй, җир бик тиз кибә. Яңгырны сәбәп итеп бакчадан кайтып китүегезне гафу итмәячәкмен, – дип рәис әнигә бәйләнүен дәвам итә.
 
Әни югалып калмый, сүзен кистереп әйтә:
 
– Шәрифулла абый, аш ашаган, яшь яшәгән өлкән яшьтәге кеше бит сез, адәм балаларының коеп яуган яңгыр астында яисә яңгырдан соң бакчаларына су сибеп йөргәнен кайчан күргәнегез бар?
 
Әни үзенең гаепсез, хаклы икәнлеген төпле итеп дәлилләп күрсәтсә дә, сугыштан бронь белән калган прокурор-вәкил аны якламый:
 
– Сез рәис биргән нәрәтне ахырына кадәр башкарырга, ягъни кояш батканчы кәбестә басуында эшләргә тиеш идегез. Илебез азатлыгы өчен каты сугышлар бара, ә сез постыгызны ташлап кайтып киткәнсез. Җитмәсә, район тарафыннан куелган җитәкче кешене мыскыллап маташасыз. Әгәр халыкны котыртып эш ташлатуыгыз һәм рәискә буйсынмавыгыз хакында эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәм икән, ике дә уйлап тормыйча алып китәчәкләр һәм 58нче статья буенча 10 елга хөкем итеп, себер урманнарына агач кисәргә җибәрәчәкләр. Өстәвенә, син моннан дүрт ел элек авылдан сөрелгән кулак кызы икәнсең. Язмышың минем кулда, кызый, шуны белеп тор, – ди прокурор үзенең нинди кодрәткә ия икәнлеген күрсәтеп. – Әле сәгать ике генә, үзең кебек дезертир хатыннарны кабат җый да, марш су сибәргә! Авылга караңгы төшмичә кайтасы булмагыз!
 
– Бакчага кабат баруның мәгънәсе юк, чөнки анда йөреп булмаслык пычрак. Аннары, Мишә ярының берничә урынына көрәк белән генә казылып эшләнгән текә юеш баскычлардан сулы чиләкләр белән күтәрелеп булмаячак. Бүген бакчада эшләгәннәрнең барысы да солдат хатыннары, күбесенең ирләре сугышта үлгән. Бүген генә булса да тын алсыннар инде. Көнне төнгә ялгап эшләп, ачлы-туклы яшәп тәмам йончыдылар, өс-башларының да, аяк киемнәренең дә рәте китте. Балалары янында да озаграк буласылары килә. Мин үзем дә нәкъ алар шикелле, фронтта иремне югалттым, өч айлык сабыем бар. Әллә нишләтеп янасагыз да, бармыйм дигәч бармыйм, телегезне әрәм итмәгез, – дигәч, прокурор әнигә исе китеп карап тора. Япь-яшь кенә авыл хатынының аның әмерен үтәргә теләмәвенә җен ачуы чыга аның.
 
– Син кем каршында басып торганыңны, кем белән сөйләшкәнеңне оныттың ахрысы! Мин сиңа янәшәмдә утыручы Шәрифулла абыең түгел, ә закон сагында торучы прокурор! Телең озын икән, кыскартырбыз! Балаң бар дип тормыйм, бүген үк үзеңне ябып, атаң утырып чыккан Пановка колониясенә озаттырам!
 
Прокурорның әнигә ныклап торып бәйләнгәненә бик тә канәгать булып, каш астыннан гына карап утырган рәис, кабат дилбегәне кулына алып: “Хөрмәтле прокурор! Колониядә бушка гына казна ипиен ашап ятачак бит ул. Кәҗә маен чыгартыйк без аның. Колхозның бәрәңге сала торган базы юк. Дезертирларыннан башка гына казысын әнә шуны. Минемчә, бу иң кулай җәза. Бер көн эчендә казып бетерми икән, тагын да кырысрак чара кулланырбыз”, – ди.
 
– Баз казырга һич тә курыкмыйм. Узган ел Чувашиянең Звинигово авылына барып, 45 градуслы салкында ай ярым, кулыма көрәк, кәйлә, балта тотып, траншеялар, канаулар казыган өчен мактау грамотасы белән бүләкләнгән кеше мин. Барыгыз, казылачак баз урынын билгеләгез, кайтып баламны гына имезәм дә, бүген үк эшкә керешәм, – ди әни.
 
Әни түрәләрне һәм авылдашларны таң калдырып, озынлыгы 5, аркылыга 4, тирәнлеге 3 метр зурлыгындагы базны 15 сәгать эчендә казып бетерә. Арык кына гәүдәле әнием шуның кадәр күләмдәге бик тә авыр хезмәтне башкарып чыгарлык көчне кайдан алды икән?!
 
Әниемә сугыш елларында яшь, матур булуы аркасында, төрле авырлыклар күрергә, хисләрен йөгәнли алмаучы ир затлары белән еш көрәшергә туры килә. Әмма аларның берсен дә якын җибәрми. Сорап килүчеләргә дә кияүгә чыкмады, бөтен гомерен мине үстерүгә багышлады. Күңелем китек булмасын өчен барысын да эшләде, нинди авыр вакытларда да ач-ялангач итмәде. Эштән беркайчан да зарланмады, туймады. Озак еллар колхозда һәм сырхауханәдә җыештыручы булып эшләп ялга чыкты. 2006 елда 84 нче яшендә вафат булды.
 
Мансур ВӘЛИЕВ. Питрәч районы, Шәле авылы.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.08.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»