|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2020 Мәдәният
Татарстан киносы көннәрендә ниләр булачакКазанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре узачак. Бер атна эчендә (24-30 август) тамашачыларга Татарстан киноматографистларының XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсы программасына кергән “Милли бәйге” номинациясендәге фильмнарын тәкъдим итәчәкләр. Чара “Мир” кинотеатрында узар дип көтелә. Анда сәхнә йолдызлары өчен келәмле кызыл юл, көтеп алынган очрашулар булачак.
Татарстан киносы көннәрен "Сөмбел" премьерасы белән ачып җибәрәчәкләр. Әлеге картина Зифа Кадыйрованың "Сагынырсың – мин булмам" әсәре нигезендә ясалган. Аны, Татарстан һәм Үзбәкстан җирендә режиссерлар Рәшит Маликов белән Рамил Фазлыев төшергән. Моннан тыш, тамашачы "Вопреки" (реж. Наил Хәйретдинов), "Танцуй в Углу" (реж.Солтан Сөнгатуллин), "Апанаевская мечеть – жемчужина Казани" (реж. Әмир Гатауллин) һ.б. фильмнарны карый алачак.
Фестивальне шулай ук премьера – "Отряд Таганок" фильмын күрсәтү белән тәмамларга планлаштыралар. Бу фильм "Татаркино"ның Казан тамашачысына бүләге булып тора.
--- |
Иң күп укылган
|