поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
16.08.2010 Юмор

МӘ, МӘЗӘК!

Рифма

 

Бервакыт язучылар автобуска төялеп Чаллыга барганда очраган һәрнәрсәгә рифма табып, берәр строфалы шигырь чыгаралар икән. Тракторга да, Камазга да, күпергә дә, хәтта юл читендә торган скриперга да рифма табылган. Шлагбаум очрагач кына көймә комга терәлгән. Рифма осталарын – шагыйрьләрне драматург Туфан Миңнуллин «коткара».

 

Чаллыларга барган чакта

Очрады шлагбаум;

Шлагбаумны узганда

Чишелде ыштан баум, – ди ул.

 

Кушамат

 

Марсель Сәлимҗанов Туфан Миңнуллинның авылда тууына һәм авыл турында язуына ишарәләп драматургка «Аграрий» дигән кушамат тага. Туфан да җавапсыз калмаска тырыша, режиссерны «Асфальт малае» дип йөртә.

 

– Таккан кушаматым әлләни уңышлы булмаса да, ул Марсельнең кәефен бозарга җитә иде, – ди Туфан абзый.

 

 

Үзеңә кайтып уйна

 

Туфан Миңнуллин Мирсәет Яруллиннар дачасының баскычында Мирсәет гармунында ниндидер көй шыгырдатып маташа икән. Үз кишәрлегендә казынып йөргән Мирсәет, эшеннән туктап:

 

– Туфан, гармун кызганыч түгел, син аны алып, үз дачаңда уйна әле. Югыйсә, Мирсәет шулай уйный, дип уйлаулары бар, – дигән.

 

Йокы килгәндә

 

Дәүләт Советы сессиясе утырышында эчпошыргыч мәсьәлә каралганда, депутат Туфан Миңнуллинны йокы баскан. Башы авып-авып китә икән. Моның янәшәсендә бу хәлне күреп утырган Разил Вәлиев:

 

– Чишенеп ят, Туфан абый, – дигән киңәш биргән.

 

Телефоннан сөйләшү

 

– Туфан абый, исәнме. Мөршидә әле бу, авылдашың.

 

– Исәнме, Мөршидә.

 

– Тыңла әле, Туфан абый:

 

Мин киткәчтен кемнәр сөяр

Син сандугач баласын?

Җырмы бу, Туфан абый?

 

– Җырдыр. Җыр куплетының соңгы ике юлы.

 

– Әгәр җырның соңгы ике юлын гына җырлап булса, нигә аны дүрт юллы итеп язалар?

 

– Минем берәр гаебем бармы әллә, Мөршидә?

 

– Гаебеңне аннары әйтермен. Тагын бер сорауга җавап бир әле башта. Син йокыдан сәгать ничәдә торасың?

 

– Нигә сорыйсың?

 

– Әйт инде, ояты юктыр. Сәгать тугыздамы?

 

– Син бигрәк инде... Җидедә уянам.

 

– Ә мин алты тулганда.

 

– Син уңган хатын шул.

 

– Син дә берәр көн алты тулганчы уян әле. Уян да, Мәскәү гимынын һәм Татарстан гимынын тыңла.

 

– Шуннан?

 

– Нигә Татарстан гимынының соңгы ике юлын гына уйныйлар. Тутырып уйнарга куркалармы, оялалармы? Нәрсә, татарга ике юлы да җитә дип уйлыйлармыни? Тыңла да миңа шалтыратырсың. Сау бул.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 8 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»