поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.08.2020 Язмыш

"Бердәнбер көнне ирем ташлап чыгып китәр дип уйламагандыр"

Күптән түгел генә газетадан бер ханымның язмасын укырга туры килде. Гаиләсеннән аерылган, тормышның төбенә төшеп бомж кыяфәтенә кергән кешегә кияүгә чыгып бик бәхетле яшәүләре турында язган иде бу ханым. Авыр вакытларында кешегә ярдәм кулы сузу мактауга лаек гамәл. Ләкин аның мәкалә азагындагы: “Ни өчен ирегез эчүчелеккә сабыша, чит-ят хатын-кызга ияләшә, бәлки сез булганына канәгать түгелдер, ирегезнең күңелен күрмисездер, булдыксызга чыгарасыздыр?” кебек сүзләре белән килешеп бетмәдем.

Кем сөйләсә, шуныкы дөрес. Нәрсә эшләсә дә булдыра торган, ирен ир итеп яшәгән бик якын танышым да бердәнбер көнне ирем ташлап чыгып китәр дип уйламагандыр.

Наилә (исемнәрне үзгәрттем) авылда туып-үскән кыз. Бик күпләр кебек, ул да бәхетен эзләп Казанга килә, пешекчеләр әзерли торган техникумга укырга керә. Кызның куллары алтын, теләсә-нинди ризыкны телләрең йотарлык итеп әзерләп бирә. Андыйлар турында “кулы ятып тора” диләр. Русчасы чамалы булса да, тырышлыгын укытучылары күреп алып, башкаларга үрнәк итеп куялар. Укуы тәмамланганда кызны үзе практика үткән әллә ничә ашханәгә эшкә чакыралар. Бик бәхетле тоя үзен Наилә. Яраткан эше бар, тулай торакта булса да торыр җире бар. Инде кызның күңеле ашкынып насыйп ярын көтә. Анысы да озак көттерми. Башка шәһәрдән командировкага килгән Рамил исемле егет Наиләгә бер карауда гашыйк була. Кап-кара озын чәчле, коңгырт күзле чибәркәй белән дулкынланып торган аксыл чәч­ле, зәңгәр күзле егетнең мәхәббәте күпләрне сокландыра. Рамил Казанда калырга карар итә, машина йөртүче булып заводка эшкә керә. Озак йөрми генә өйләнешеп тә куялар. Килен сорарга кайткан булачак каенана кызның бай гаиләдән булмавына бераз уфтанса да, ризалыгын бирә. Наиләнең эш урыныннан тулай торак бирәләр. Өйләнешкәнгә бер ел дигәндә кызлары туа. Икенче елда нәсел дәвамчысы — уллары дөньяга аваз сала. Яшьләр тырышып гаилә оясын үрәләр. Рамил шәһәр малае булгач күп эшнең җаен белеп бетерми. Тырыш авыл кызы яраткан ирен гаеп итми, барлык хуҗалык эшләрен дә үз җилкәсенә сала. Балаларны бакчага йөртергә дә, ирен чиста-матур киендерергә дә, тәмле камыр ашлары пешерергә дә, өен гөл итеп тотарга да өлгерә ул.
 
Сәүдә өлкәсендә бик дәрәҗәле урында эшлә­гән, байлык эчендә йөзгән каенананың үзенә тиң күрмәвен бик яхшы аң­лый Наилә. Юбилеен үткәрергә булышырга чакыргач, шатланып риза була. Ничек тә каенанасының күңелен яулап алырга тырыша. Бәйрәм өстәленә тәм-томны да, аш-суны да үзе әзерли. Искиткеч зәвык белән бизәлгән өс­тәлне күреп, камыр ашларының уңганлыгына исләре киткән дәрәҗәле кунаклар бу нигъмәтләрне кем әзерләде дип сорамый калмыйлар, әлбәттә. “Килен”, — дип җавап бирә каенана. Бу вакытта Наилә кимсенеп берүзе кухняда утыра, аңа хәтта кунакларга ризык чыгарырга да рөхсәт ителми. Әнисе янында өстәл артында утырган Рамилнең хатынын үз янына бик утыртасы килсә дә, әнисеннән узып бер сүз дә әйтә алмый. Каенана авыл кызын дусларына, хезмәттәшләренә күрсәтергә ояла. Киленгә өстәл артында урын табылмаса да, килгән кунакларның тәмле куллы киленне күрмичә китәселәре килми. Берәм-берәм Наилә янына кереп, сокланып, рәхмәтләрен әйтеп чыгып китәләр.
 
Барысына да риза булып, матур гына яшәп ятканда Рамилнең әтисе белән абыйсы бер-бер артлы вафат булалар. Ялгыз калган каенана улы янына, Казанга күчеп кайтырга карар кыла. Йортын сатып, бар булган акчасын тотып, Казанга кайтып төшә ул. Тик күңеленә ошарлык иркен, уңайлы фатирны артык озак эзли шул. Ул арада 1998 елның 17 август көне дә җитә. Дефолт дигәннәре өч бүлмәле фатир алырлык акчаны бер көн эчендә юкка чыгара. Инде каенана үзенә яшәр өчен бер бүлмәле фатир эзли. Яшьләр әниләрен вакытлыча үз яннарына сыендыралар. Каенана бер өстәл белән бер шкаф кына сыйган кухняга, карават белән диван куелган залга күз йөртеп чыга да, үз сүзен әйтә: “Мин кечкенә кыз белән бер караватта, Рамил онык белән диванда, син Наилә кухняда йокларсың”. Килен сүз әйтми, фатир тапканчы ничек булса да түзәрмен дип ризалаша. Аш бүлмәсенең салкын идәнендә айлар буе иренең янына килгәнен көтеп тилмерә яшь хатын. Рамиленең күкрәгенә башын куеп назланасы, җанына тынычлык табасы килгән минутлары бик күп була аның. Баштарак ире дә хатыны янына тартыла. Әнисенең йокыга киткәнен көтеп (әллә башка сәбәп буламы) эштән соңга калып кайта башлый. Ләкин улы кайчан гына кайтса да уяулык күрсәтә кайнана. Залны узып хатыны янына кереп барган ирнең юлына аркылы төшә. “Үз урыныңа кереп ят!” — ди. “Бу сүзләрне ишеткәч тавы­шым чыкмасын өчен мендәр почмагын тешләп үксеп-үксеп елый идем”, — дип сөйли Наилә.
 
Бу мәхшәр төгәл җиде айга сузыла. Әнисе фатир алгач та Рамилнең соңга калып кайтулары кимеми. Бервакыт Рамилне бер ир-ат эзләп килә. Наиләнең: “Иремне эшеннән өч көнгә командировкага җибәрделәр”, — дигән сүзләрен ишетеп, башын гына селкеп куя да, берни әйтмичә китеп бара. Со­ңыннан бу кешенең ире эшли торган оешма җи­тәкчесе икәнен белә Наилә. Озак та үтми, фатиры ачкычын улына калдырып, каенана ике атнага авылга, туганнарына кайтып китә. Ир дә фатирга күз-колак булам дип, эш­тән туры әнисе фатирына кайта башлый, кунып та кала. Бер атна кайтмый йөргәч, ирен эзләп фатир ишеген кага Наилә. Тик ишекне генә ачучы булмый. Наиләне беркайчан да күргәне булмаган күрше хатыны: “Әле генә Рамил хатыны белән өйдә иде бит, нишләп ачмыйлар икән”, — дип аптырый. Барысын да аңлап ала Наилә. Гаҗизлектән каенанасына чылтырата. Анысы улының башка хатын белән чуалганын белүен яшерми. Бары тик гаҗәпләнеп: “Ул карт хатынны улым өйгә үк алып кайтыр дип уйламаган идем”, — ди. Наиләнең елый-елый: “Миңа нишләргә хәзер?” — дигән сүзләрен ишеткәч тә киленен юатып бер генә сүз дә әйтми. “Малаең чибәр, хатын табачак, киленеңә ялынма дип киңәш бирделәр миңа”, — дип сөйләшүне өзеп үк куя.
 
Бу хәлләрдән соң да яраткан ирен кичерә әле Наилә.
 
“Әкренләп тормыш үз эзенә төшкән кебек булды. Бүлмәбезне яңартырга уйлап, ремонт эшлә­ренә тотындык, — дип сөйләп китте ул. — Ләкин тынычланырга иртәрәк булган икән. Беркөнне Рамилне түшәмгә люстра эләргә җыенып йөргән җиреннән урамга чакырып чыгардылар. Шул чыгудан ирем кире өйгә әйләнеп кайтмады. Люстрасы эленмә­гән килеш калды. Баксаң, теге хатын машина белән килеп, иремне үзенә алып кайтып киткән икән. Бу вакытта балаларымның берсенә — 12, икенчесенә 13 яшь иде. Балалар бе­лән, эш белән юанырга тырыштым. Бик авыр, бер кылны кырыкка ярган вакытларым булды. Бер Ходай белә дә, үзем генә беләм. Исән чакларында әти-әнием булышты, аннан инде туганнарым, гаилә дусларым ярдәм кулы суздылар. Үзем дә берничә эштә эшләдем. Балаларны әтиләре, әби­ләре белән очрашудан тыймадым. Ләкин алар балаларыма булышуны кирәк санамадылар, әти­ләре алиментын да түлә­мәде. Бервакыт улымның укуы өчен тиз арада акча табарга кирәк булды. Чарасыздан, аз булса да булышмасмы дигән гозер белән, улымны һәм кызымны әбиләре янына җибәрдем. Дәү әниләре: “Акчам юк шул”, — дигән. Балаларым бик нәүмизләнеп кайтып кергәннәр иде ул көнне. Аңа карап кына тормыш тукталмады. Балаларым югары уку йортларын тәмамлап, бер-бер артлы эшкә урнаштылар. Кызым бик яхшы кешегә тормышка чыгып үз оясын корды. Туй мәҗ­лесенә чакырулы булсалар да, әби белән әти кеше ни өчендер күренмәделәр.
 
Бу вакытта Рамилне, эчә дип, теге карт хатыны куып чыгарган иде инде. Исерек улы әнисенең дә теңкәсенә шактый тигән күрәсең. Озак вакыт та үтмәде, каенанаңа инсульт булды, больницада ята дип килеп әйттеләр. Кызым белән күчтәнәч­ләр алып янына бардык. Каенанам телдән калган иде инде. Өзелеп-өзелеп нидер әйтергә теләде, тик әйтә генә алмады. Мөлдерәп аккан күз яшләрен дә сөртерлек хәле юк иде инде каенанамның. Шул ятудан терелә алмады инде”.
 
Әнисе вафатыннан соң Рамил әнисе фатирына тагын бер хатын алып кайта әле. Бу хатын да Рамилнең эчүен ташлата алмый. 200 мең сумга кредит рәсмиләштереп, машина сатып ала, әмма кредитын түли алмый. Менә шул вакытта улы барлыгын исенә төшерә Рамил. “Кредитымны тү­ләргә акча биреп тор әле, улым. Машинаны сатып акчасын кайтарам, фатирны да сиңа яздырам”, — дип сүз бирә. Улының бөртекләп җыйган 200 мең акчасы барын кайдан белгән диген. “Әни, нишлим?” — дип киңәш сорый улы Наиләдән. “Ул синең атаң, егылган икән торгыз”, — дип киңәш бирә әни кеше. Ата хакын хаклап, машина алам дип ике ел буе җыйган акчасын берсүзсез әтисенә илтеп бирә улы. Фатирга алты айлык бурычым бар, аны түләми торып фатирны сиңа законлаштырып булмый дигәч, кесәсендә калган соңгы 20 меңен дә әтисенең кулына тоттыра. Тик оятын югалткан ата кеше генә сүзендә тормый, баласының тир түгеп эшләп тапкан акчаларын хәмергә, күңел ачуга тота. Акчаны кайтармау гына түгел, фатирны улына яздырам дигән вәгъдәсен дә оныта.
 
“Бу хәлләрне улым бик авыр кичерсә дә, фатир, акча турында беркайчан да әтисенең исенә төшермәде, — дип сөйләвен дәвам итте Наилә. — Үзен яраткан, хөрмәт иткән кызны очратып гаилә корды, ипотекага фатир сатып алдылар. Инде сөендереп ике кызы да матур гына үсеп киләләр. Кызым да хәленнән килгәнчә әтисенә ярдәм итте. Рамил акча сорап килгән саен буш кул белән җибәрмәскә тырышты. Эчеп йө­ри торгач правасын алдырып, эшсез дә калган икән ул. Әтисе: “Эшкә керәм, праваны юллап алу өчен 50 мең сум сорыйлар”, — дип акча сорап килгәч тә миңа чылтыратты: “Акчаны җыеп бирик инде, әни, бәлки чынлап та эшкә урнаша алыр”, — диде. “Абыеңнан алган акчаларны да эчеп бетерде бит, кызым”, — дип баштарак каршы килсәм дә, өмет дигән нәрсә үзенекен эш­ләде, акчаларны җыеп ирем кулына тоттырдык. Ләкин өметебез акланмады, Рамил тагын юкка чыкты. Борчылып, әтисе фатирына берничә тапкыр эзләп барды кызым. Соң­гы баруында ишекне таныш түгел кешеләр ачкан. “Без бу фатирны сатып алдык. Әтиегезнең кайда яшәгәнен белмибез”, — дигәннәр. “Дәү әниемнең яраткан затлы бәллүр люстрасы бар иде. Әтиемнән сорап-сорап карасам да бирмәде. Дәү әниемнең төсе итеп тотармын дигән идем. Чит кешеләргә язган, күрәсең. Әтием дә ад­ресын калдырмыйча китеп барган”, — дип, күңеле төшеп кайтып кергән иде кызым.
 
Югалып ярты еллар тирәсе үткәч кызымның фатир ишеген кага Рамил. Салмыш булса да, оныкларына тәм-томнар алып килергә дә онытмый. “Фа­тирны сатып, Казаннан ерак түгел бер районнан йорт алдым, бер хатын белән шунда көн кү­рәбез. Эшкә урнаштым”, — дип кыскача гына үз тормышы турында сөйли. Сүзләренең дөреслеген бер Аллаһы Тәгалә генә белә.
 
Үткәнем өчен беркемне дә гаепләмим. Каенанамның холкы үзгәрүгә дә кыска гына вакыт эчендә ирен, баласын, гомер буе җыйган байлыгын югалтуы сәбәп булгандыр. Тәкъдиремә язылган сынауны беркемне дә рән­җетмичә үтәргә тырыштым. Балаларымны аякка бастырырга, сынмаска-сыгылмаска көч биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшим. Тулай торактан китеп, ике балам яшәгән урыннан фатир алдым. Балаларым бик булышты. Тәрәзәмнән кызым белән улым яшәгән йортлар күренеп тора. Балаларым хөрмәтендә, оныкларым белән матур бәхетле гомер кичерәм”, — дип хатирәләренә нокта куйды Наилә.
 
“Кем сөйләсә шуныкы дөрес” дигән гыйбарәне истә тотып, бер генә яклы нәтиҗә ясарга ашыкмыйк, якын кешеләребезне ак­ларлык сәбәпләрне эзлик. Аклар өчен җитәрлек сә­бәп таба алмыйбыз икән, сабыр итик. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай ди: “Сабырлык күрсәтерсезме яки юкмы икәнне белү өчен без сезне бер-берегезгә сынау кылдык. Дөреслектә, Раббың бәндәләрнең хәлләрен күреп торучы” (“Әл- Фүркан”) . “Бака ничек кенә сикерсә дә үз күлендә кала” диләр. Без дә кешеләр булып калыйк. Бәндәләрне дөньяга яралтучы да, иң яшерен серләрен белүче дә, хөкем итүченең иң хәерлесе дә бер Аллаһы Тәгалә генә икәнен истән чыгармыйк.
 
 

Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА. Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 12.08.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»