поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.08.2020 Мәдәният

Ризван Хәкимов: «Сәхнәне бозып бетерделәр»

«Елама, ярсыма»... Бу җырны ишетмәгән һәм белмәгән татар кешесе бармы икән хәзерге көндә? Кулына «микрофон-тарак» тотып көзге каршына басып җырлый торган бәләкәй балалардан алып, Элвин Грей кебек популяр җырчыларга кадәр башкара бу композицияне.

Салават, Айдар Галимов, Асаф Вәлиев кебек танылган җырчылар хакында әйтеп тә торасы юк: «Әйтмә син авыр сүз», «Моңнар кайтсын авылга», «И Ходай, исәнлек бир син безгә», «Уф, сагындым иркәм...» җыр­ларын ишетүгә, аны башкарган җырчы күз алдына килеп баса. Билгеле инде, монда композиторның өлеше әйтеп бетергесез.

– Җырларымны халык кабул итүе белән мин бик шатмын. Үз халкыма рәхмәтлемен. Халык кабул итә торган җырчылар гына җырларымны башкарды.  Иҗатым хәзер дә дәвам итә, җырлар язылып тора, – дип, шатлыгы белән уртаклаша көйләр авторы Ризван Хәкимов.

Чын талант иясе беркайчан да чәчрәп тормый ул. «Мин-мин» дип күкрәк кагып та йөрми. Ризван әфәнде хакында да шундый фикер туа. Ул җыйнак, сабыр, тыныч кына сөйләшә. Бәлки моңа аның язмышында булган авыр вакыйгалар да йогынты ясамый калмагандыр. Композитор тормыш иптәше Нәфисә ханым белән 2002 елда авыр юл һәлакәте кичерә, Ризван Хәкимов бик авыр җәрәхәтләр ала, ә хатыны Нәфисәнең гомере өзелә. Ике кызы Эльнара һәм Альбинасының әнисен, тормыштагы иптәшен югалту ачысы бер авыр булса,  сәхнә дустын югалту иҗат кешесе өчен икеләтә кыен булгандыр. Чөнки Нәфисә һәм Риз­ван Хәкимовлар бик озак еллар бергә иҗат итә.

– Ризван абыйның җырлары гади. Аның  Ходай биргән стиле, моңы шундый. Популяр булуның сере гадилектәдер, – ди Салават та. Композитор иҗат иткән иң яраткан җыры «Көтмә син, көтмә, үпкәләмә» булуын да яшерми җырчы. Әмма иң шәп җырлар җырланмыйча кала, ди ул. Моны маэстро вакыт җитмәү  белән аңлата. – Ул тыйнак, әдәпле кеше.  Риз­ван абый тыңлый белә, тыңлата белә. Бәхәскә керә торган кеше түгел, – дип бәяләде композиторны Салават.

Яшь талант иясе  Ришат Төхвәтуллинга Ризван Хәкимов җырлары аеруча да якын икән. Моның серен җыр­чы болай аңлата: – Тормышта бәләкәй генә сы­нау­ларны үткәндә, Ризван абый җырлары бик ярдәм итте. Сүз «Агымсу» дигән җыр турында бара. Беренче тапкыр аның белән күрешкәч, ул миңа: «Апаем, минем җыр­ларны җырласаң, җырчы буласың», – диде. Башта бу сүзләр шик тә уяткан иде, әмма ничә ел гастрольләрдә йөргәннән соң, Риз­ван абыйга үзем килдем һәм шул вакытта ул миңа шул җырны бирде. «Никадәр авыр булса да, агымсу юлын таба» дигән сүзләр минем күңелемдә өмет уятты. Тамашачылар исеменнән Ризван абыйга рәхмәт әйтәсем килә. Композиторлар күп булса да, талантлылары аз, – ди Ришат Төхвәтуллин.

Үзе дә Башкортстанда яшь талантларга үсәргә ярдәм иткән, «Нәфисә» ансамблен җитәкләгән Риз­ван Хәкимов татар эстрадасының бүгенгесенә битараф түгел.

– Сәхнәне бозып бетерделәр. Яшьләребез җырласын, бөтен нәрсә яшьләр кулына калачак. Бөтен җырларыбыз, моңыбыз югалмасын. Талантлы яшьләр бик күп, мин моңа шатланам гына. Ләкин хәзер кем эшсез – шул җырлый. Хәзер күпләр үзе көен яза, үзе җырлый, үзе кул чаба, – дип, фикерен уртаклашты композитор.

Салават Фәтхетдинов та, эстрада вәкиле һәм профессор буларак, бу мәсьәләнең мәңгелек икәнен ассызыклый.

– Эстраданы үзгәртү өчен бер сәгать тә, бер ел да, ун ел да кирәкми. Бу – агымсу. Бер болгана, бер тына. Сәхнәгә кем менәсе килә – шул менә.  Бу теманы беркайчан да туктатырга ярамый. Ул мәңгелек бәхәс булырга тиеш. Бәхәстә генә дөреслек туа. Кемнең ничек җырлавы – икенче мәсьәлә. Залга халыкны кертеп тә, куып чыгарып та булмый. Ул нәрсә тели – шуны карый, – ди инде 30 еллап популярлыгын югалтмаучы артист.

Моннан тыш, Салават әфәнде Башкортстан белән Татарстан артистлары арасында дуслыкны ныгытырга кирәклеген дә искәртә. Татарстанда яшәүче җырчылар Уфадан кайткан да юк, ә алар Татарстанга килергә куркамы шунда, ди. Ришат Төхвәтуллин, эстраданың хәле җырчыларның үзенә бәйле, дигән фикердә.

– Фонограммага җырлауны тыю кирәк. Безнең җырлар мәгънәсен югалтып бара. Рус эстрадасына, чит ил эстрадасына күчеп барабыз. Меңләгән ел тарихы булган халык без. Безгә ул мирас барып җиткән, ә бездән соң нәрсә? Без Америка стиленә күчеп барабыз. Тарихыбыз югала... – дип борчыла җырчы. ...Татар һәм башкорт моңнарына корылган җырлардан торган концертларны яратучыларны һәм барлык популяр җырларны бер кичтә тыңларга теләүчеләрне исә Ризван Хәкимов  5 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залына иҗат кичәсенә чакыра.

– Бик күп танылган артистлар, шул исәптән Айдар Галимов, Элвин Грей кебек җырчылар, кызыклы сюрпризлар, бүләкләр булачак, – дип вәгъдә итә кичәне оештыручылар. 

 

Лилия МИНСАФИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.08.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»