|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2020 Хәвеф-хәтәр
Казанда исерек катнашындагы җитди авариядә балалар имгәнгәнКазанда исерек йөртүче ясаган күмәк юл-транспорт һәлакәтендә балалар зыян күргән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Һәлакәт кичә 17.28 сәгатьтә Мамадыш тракты белән Интернационал урамы чатында булган. «Татар-информ» язуынча, «Ниссан» кроссоверы белән идарә итүче исерек йөртүче светофорның кызыл төсенә чыгып, «Хендэ» җиңел машинасын бәрдергән. Бәрелешүдән соң Корея автомобиле каршы як полосага чыккан һәм светофорның кызыл төсенә туктаган «Опель» белән «Тайота» машиналарына бәрелгән.
«Һәлакәттә «Хендэ» автомобиленең йөртүчесе һәм өч пассажиры зыян күргән. Ир-атның, 4 яшьлек малайның һәм 3 яшьлек кыз баланың баш мие селкенгән. Пассажир хатын-кызның күкрәк читлеге сынган. Шулай ук «Ниссан» пассажиры да имгәнгән», — дип хәбәр иттеләр Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә.
--- |
Иң күп укылган
|