поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
13.08.2010 Мәдәният

УЕН

Журнал редакциясенә шалтыраттылар. Бер тамашачы журналда бер артистканың яшь чагында төшкән фотосын күргән икән. Күргән икән дә мөкиббән киткән икән. Шуны журналда эшләүче хезмәткәргә белдерәсе килгән икән:

– Сез беләсезме, – диде ул хисләнеп. Ул артистка татар театрының өлгесе булырлык талант. Аның турында фотокарточка белән генә чикләнмичә зур мәкалә язарга иде. Ул тудырган образлар үзләренең нечкәлеге, нәфислеге, гүзәллеге белән тамашачы күңелендә лаек урынны алалар. Мин фотодагы артистканы яшь чагында да ярата идем, хәзер дә ул уйнаган спектакльләрне көтеп алам. Ул уйнаган спектакльләрне кат-кат карыйм. Мин генә түгел, аның талантына сокланучылар бик күп. Сез аның турында күбрәк языгыз. Теләсәгез, мин үзем дә аның турында язып җибәрә алам. Аның турында мәкалә генә түгел, роман язарлык. Исән чагында ул бөек артистканың кадерен белеп калыгыз. Андый талантлар кабатланмыйлар.

 

Редакция хезмәткәре бала чагында музыка мәктәбенә йөргән туташ иде. Колагы сак, көйне көйдән, тавыш тембрларын аера белә иде. Телефоннан шалтыратучыны да тиз танып алды ул. Ләкин сиздермәде.

 

– Беләсезме, – дип дәвам итте шалтыратучы, – Сез фотосын бастырган артистканың театрда кадерен белеп бетермиләр булса кирәк, аңа нигәдер рольләр аз бирәләр. Сезонга ике-өч роль. Бу бик аз. Минем яраткан артисткам күбрәк һәм зурррак рольләр уйнарга лаек. Әгәр дә аңа багышланган мәкалә язарга авырсынсагыз, аңардан интервью алыгыз, һәм Сез ул артистканың ни дәрәҗәдә акыллы һәм тирән фикер йөрткәнен аңларсыз.

 

Журнал хезмәткәре шалтыратучыга зуп-зур рәхмәтләр белән бергә бик матур комплиментлар да әйтте.

 

– Сезнең тавышыгыз бигрәк нәфис, – диде ул, әңгәмәне куәтләп.

 

– Шулаймы? – дип куанды шалтыратучы. – Кайчандыр мин халык театрында уйнаштыргалаган идем.

 

– Әллә җырлы рольләр башкардыгызмы? – диде хезмәткәр.

 

– Әйе, әйе.

 

– Уйнаган рольләрегездән берәр җырны хәтерләмисезме.

 

– Ничек хәтерләмәскә? Барысы да истә. – Шалтыратучы хәтта «Галиябану» спектакленнән җыр да җырлап күрсәтте:

 

Читән аша чыккан чакта

Бүрәнәгә абындым...

 

Шунда хезмәткәр кыз чак кына көлеп җибәрмәде. Шалтыратучы һаман да тавышын нык үзгәртергә тырышып сөйләвен дәвам итте. Яшь чактагы фотосы журналда басылган, бүгенге көндә пенсиядәге артистка иде бу. Хезмәткәр аңа исеме белән эндәшергә дә уйлаган иде, яхшысынмады, пенсиядә һәм инде театрга кирәкмәгән артистканы кыен хәлгә куясы килмәде. Нигә артистканың юанычын бетерергә? Бәлки, бу яшь чагын журналда күреп куанган җанның тибрәнеп, очынып алуыдыр.

 

Күп сөйләде шалтыратучы артистка. Журнал хезмәткәре сабырлык белән тыңлады. Үзе дә кушылып артистканы мактады. Рәхәтләнделәр сөйләшеп. Иң әһәмиятлесе – хезмәткәр артистканың үзенә игътибар өметләнгәнен аңлады. Роман ук булмаса да, аның турында бик тә матур итеп – үткән иҗат юлын искә алып, бүгенгесен мактап, киләчәген күзаллап язылган мәкаләсен журналда бастырды.

 

Журнал чыккач, артистка кабат шалтыратты. Бу юлы инде ул үз тавышы белән сөйләде. Рәхмәт әйтте.

 

– Һич уйламаган җирдән мине олылап искиткеч мәкалә язгансыз. Андый уй ничек башыгызга килде? Сезгә дә Ходай көтелмәгән шатлыклар бүләк итсен, – диде.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 8 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»