|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2020 Шоу-бизнес
Коронавирус гаепле? Александр Гордон үзеннән 30 елга яшьрәк дүртенче хатыны белән аерылышканБеренче каналда "Мужское-женское" һәм башка күп кенә тапшырулар алып баручы танылган Александр Гордон үзенең дүртенче хатыны Нозанин Абдулвасиева белән алты ел гомер иткәннән соң аерылышкан. Бу хатыны аннан 30 елга яшьрәк иде. Ир белән хатын алимент һәм мөлкәткә кагылышлы барлык мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл иткән һәм утырыш вакытында бернинди бәхәс тә алып бармаган, дип хәбәр итә НТВ сайты.
"Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, Гордон һәм Абдулвасиева 2014 елда өйләнешеп (ул вакытта Гордонга 5, ә Абдулвасиевага 20 яшь), алты ел бергә яшәгәннәр, ике уллары бар.
Никахны ике атна элек Нозанинның туган көнендә таркатканнар икән. Шулай ук аерылуның инициаторы Нозанин булган дип хәбәр ителә.
Бәлки, аерылышуның сәбәбе үз-үзеңне изоляцияләү режимы булгандыр. Апрель аенда Нозанин үзенең инстаграмында: «Мин, Абдулвасиева Ноза, балалар белән мондый интенсив вакыт үткәрүдән туйдым. Нокта» дип язган булган.
Фото: РИА Новости
--- |
Иң күп укылган
|