|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2020 Хәвеф-хәтәр
Табиблар авариягә юлыккан әтиле-балалы гомере өчен көрәшә - алар авыр хәлдә
Татарстанда Самарадан килгәндә юл һәлакәтенә тарыган ата белән ул авыр хәлдә. Бу хакта «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Элегрәк шаһитларга сылтама белән агентлык иртән иртүк — бишенче яртыларда — Лаеш районындагы Сокуры авылы янында Мишә елгасы аша салынган күпердә Самара номерлары булган «Шевроле» һәм «Форд» почта йөк машинасы бәрелешкәнен хәбәр иткән иде.
Ике машина йөртүчене һәм пассажирны җәрәхәтләр белән Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
«Җиңел машинада барган 48 яшьлек әти кеше һәм аның 23 яшьлек улын авария урыныннан хастаханәгә китерүгә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта икесе дә реанимациядә авыр хәлдә » — дип хәбәр иттеләр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.
Йөк машинасын йөртүчене Республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегенә озаталар, аның хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяли.
--- |
Иң күп укылган
|