|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2020 Дин
Быелгы Мөселман яшьләре форумында ничек катнашырга?Мөселман яшьләре форумы – 18дән алып 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы. 15-22 август көннәрендә Алабугада мөселман яшьләренең унынчы юбилей форумы узачак. Гаризаларны кабул итү 9 августка кадәр (17:00-гә кадәр) дәвам итә.
Быел Мөселман яшьләре форумы үзенең форматын төптән үзгәртте. Оештыручылар чакырылган белгечләр һәм практик белем бирүгә караган яңа күнекмәләр бирү буенча катнашучыларның кызыксынуларына карап 5 мәйданчык тәкъдим итә: Коръән, әдәп-әхлак, медиа, проект һәм туристлык. Катнашучы үзе өчен бары БЕР генә мәйданчыкны сайлый ала.
Форумда катнашу өчен түбәндәгеләр таләп ителә:
1. Татарстан Республикасында яшәү.
2. Түбәндәге сылтама буенча теркәлү узу.
3. COVID йоктыручылар белән элемтәдә булмавы турында белешмә бирү (китәргә 3 көн кала).
4. Чараларны оештыру өчен 1000 сум күләмендә акча түләү.
Игътибар: урыннар саны чикле! Катнашучыларның яше 18-дән 30-га кадәр.
Барлык сораулар белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль бүлегенең Instagram-дагы рәсми аккаунтының директына язарга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|