|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2008 Хатлар
УРЫС, БУРЯТ ҺӘМ ТАТАР РЕВАЛЬЛӘРЕАллага шөкер, үз ир туганнарым да, ирем үзе дә, аның ир туганнары да Совет Армиясенең кәбестә шулпасын чөмергән кешеләр. Элекке армия тормышын мактасалар да, армиядә "бабайлык", урысларның бүтән милләт кешеләренә (бигрәк тә мөселманнарга) түбәнсетеп карап, алардан көлүләре элек тә булган. Ирем холкы белән минем холык – капма-каршы. 27 ел буе ничек шулай яраклашып яши алуыбызга үзем дә шаклар катам. Ул бик тыныч холыклы, бәхәсләшми, һәрчак аек акыл белән эш итә, кешегә үз фикерен көчләп такмый, кешене нинди булса да хөрмәт итә. Әмма үтә чыккан кире, үҗәт кеше, берәр нәрсә эшләргә уйлап бетерә икән, ник кәкерәеп катмыйсың – барыбер эшли, ялыну-ялваруларың файдасыз. Үз вакытында ул да хезмәт итәргә китә. Анда Волгоградтан килгән ике нимес – Виктор һәм Геннадий Касперлар, казах егете Салиев, бурят Челидинов, өч урыс егете – Марков Вася, Тимофеев Андрей, Заболотский Алексей белән дуслаша. 8 ай хезмәт иткәннән соң аларны Находкага күчерәләр. Шунда Нурислам тагы бер егет белән дуслаша, Татарстанда туып үскән, Ижау заводыннан хезмәткә алынган Хәлимов Реваль белән. Әти -әнисе үлгәч әбисе тәрбиясендә үскән әлеге егет ашаганнан соң кулын күтәреп дога кыла торган була. Урыслар Ревальдән рәхәтләнеп көләләр, җае туры килгәндә чәенә – тоз, ашына горчица тутыралар. Ул дога кылып бетерүгә: "Иисус воскрес, амин!" – дип кычкыралар. Берсендә Реваль түзми, сикереп торып берничәсенең авызын җимерә һәм 20ләп урыс егете аны ашханә идәнендә типкәли башлый. Нурисламның теге өч урыс дусты да типкәләүчеләр арасында. Менә шунда ике нимес, бурят, казах егете, Нурислам, тагын өч татар һәм ике үзбәк егете Ревальне яклап сугышка кушыла. Эш гауптвахта белән тәмамлана. Шул көннән өч урыс егете дә Ревальләр төркеменә авыша һәм аларның аерылмас дусларына әверелә. Хезмәт итеп бетерергә аз гына вакыт калганда Нурислам, Реваль, ике нимес, өч урыс, бурят егете бер-берсен онытмаска, авырлык килсә бергә күтәрергә, берәрсенең гаиләсенә бәхетсезлек килсә, бергә уздырырга ант итәләр. Ике айлары калып килгәндә шушы 8 егет складтан машинага төяп хәрби өйрәнү полигонына солдатлар өчен граната, лимонка алып китәләр. Рульдә Реваль, кабинада 3 урыс егете, калганнар машина әрҗәсендә корал саклап бара. Хәзер беркем әйтә алмый, ни өчен астан машина яна башлаганын, бу вакытта алар инде полигон эчендә булалар. Реваль ялкынны күргәндә инде артык соң була. Коралларны бушатып бетерү мөмкин түгел, ә машинага таба бер рота яшь солдатлар килә, кабинада, әрҗәдә – хезмәттәшләре. Шунда Реваль үзе өчен бердәнбер юлны сайлый, хезмәттәшләрен кабинадан чөеп ата, әрҗәдәгеләргә: "Хәзер үк сикерегез, машина шартлый!" – дип кычкыра. Иптәшләре сикереп төшүгә кабинага менеп утыра һәм зур тизлектә полигон читенә юнәлә. Ул полигонны чыгып җитәр-җитмәстә коточкыч шартлау җирне дер селкетә. Ревальнең җыеп күмәрлек нәрсәсен тапмыйлар. Балаларына исем кушканда кайчагында урыслар да, искәрмә рәвешендә булса да, татар исеме кушалар. Өч урыс, бурят егете, Нурислам улларына Реваль исеме кушалар. Бу исемне ике нимес һәм казах егете генә куя алмый, чөнки Салиев – 5 кыз, ә Касперлар 2шәр кыз үстерәләр. Хәзерге вакытта Заболотский Реваль белән Хәйруллин Реваль (безнең малай) армия хезмәтендә. Исән-сау кайтсыннар, гөлкәйләрем. Безнең улыбыз ике еллык хезмәттә, 10 ае калып бара. Заболотский Реваль ел ярымлыкта, әле хезмәте башланып кына китте. Үзеңне кайда да, нинди генә шартларда да хөрмәт иттерә белергә кирәк шул. Үз динеңне, милләтеңне, халкыңны көлкегә калдырмаска. Чеп-чи татар егете исемен урыс та, бурят та, нимес белән казах та улларына горурлык белән куярлык дәрәҗәгә җиткерергә. Гәрчә бу хөрмәт гомерең белән бәяләнсә дә...
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА, Мамадыш, Ямаш. |
Иң күп укылган
|