|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2010 Мәдәният
ДИЛӘ ШАҺИЕВА: «СӘХНӘ ПӘРДӘСЕ АЧЫЛГАНДА МИН ӘЛЕ ДӘ ДУЛКЫНЛАНАМ»Аның характеристикасы менә болай башлана: “Йомшак тембрдагы, тулы диапазонлы лирик-колоратурный сопрано тавышына ия. Сәхнә күрсәткечләре яхшы”. Үткән сезонда Самара опера һәм балет театры солисткасы Дилә ШАҺИЕВА күпләр хыялланган Вердиның “Риголетто” операсындагы Джильда партиясен башкарган иде. Иҗади эзләнү – аның табигый халәте. Дилә Самарада алтынчы ел җырлый һәм шәһәрне дә, театрны да яратып өлгерде. Самара да аны үз итте һәм Диләгә “Самара театрының музасы” исемен бирде. Музыкалканы ташларга... һәм җырлый башларга
– Сез операга очраклы килеп эләккәнсез икән, диләр. Бу дөресме?
– Әйе, балачакта минем планнарым башкачарак иде. Язмыштыр инде. Үзбәкстаннан Татарстанның Зеленодольcк шәһәренә әбиемдә яшәргә кайткач, мин музыка мәктәбендә укуымны ташларга булдым – әниләр ерак, көчләп йөртергә кеше юк... Ә хор репетициясенә килгәч, укытучыбыз мине тыңлап карады да: “Син безнең башлап җырлаучыбыз булырсың”, - диде. Әйтергә кирәк, игътибар үзәгендә булу, башлап җырлау миңа бик ошады. Ә инде музыка мәктәбен тәмам ташлагач, шушы укытучым миңа аерым дәресләр бирергә тәкъдим итте, һәм мин шатланып риза булдым.
Шул вакытта тормышта кем буласымны аңладым да инде. Соңрак Йошкар-Ола музыка училищесына кереп, аны кызыл диплом белән тәмамладым. Шунда мин беренче тапкыр опера спектаклен дә күрдем һәм Чайковскийның “Иоланта”сына гашыйк булдым.
Билгеле булганча, бөтен музыкаль юллар Мәскәүгә илтә. Мин дә Маймонид исемендәге классик академиягә укырга керергә дип Мәскәүгә юл тоттым һәм Россиянең атказанган солисткасы, профессор Лидия Ковалева классына укырга керә алдым. Укуымны тәмамлаганда ул миңа театр сәхнәсеннән башларга тәкъдим итте. Мин Интернеттагы бөтен сайтларны карап чыктым, бернәрсә дә таба алмадым. Шул вакытта миңа академиябездән Чабаксар һәм Самара театрларына юллама бирделәр, һәм мин Самараны сайлап алдым.
– Ник?
– Матур. Икенчедән Самара күпмилләтле шәһәр, һәм биредә барлык милләтләргә дә бертөрле караш, дип уйладым мин. Һәм бу расланды да.
Дулкынлану түгел, шатлану
– Самара сәхнәсендә дебют эшегез ниндирәк булды?
– Бизеның “Кармен” операсында Фраскита роле.
– Нык дулкынландыгызмы?
– Әлләни түгел, чөнки партияне мин яхшы белә идем, дирижер белән дә, партнерларым белән бик күп репетицияләр ясаган идек. Ә сәхнәгә беренче тапкыр чыгу миндә дулкынлану түгел, ә соклану хисе тудырды. Пәрдә ачыла башлаганда без тавернада утырабыз. Шул мизгелдә дирижерны, ут белән яктыртылган оркестр чокырын һәм аның артында зал караңгылыгын күреп алдым, һәм искиткеч шатлык биләп алды мине, әйтеп, аңлатып бетерерлек түгел.
– Хәзер күндегезме инде?
– Күндем. Әмма пәрдә ачылу мизгеле мине әле дә дулкынландыра.
– Самараның опера һәм балет театры озак вакыт капиталь ремонтка ябылып торды. Сезгә “Дзержинка” клубы сәхнәсендә җырларга туры килде. Кыен булдымы?
– Юк, анда бит җырлау өчен бөтен уңайлыклар да бар. Театр, аурасы һәм киңлеге булмаса да, җырларга комачауламады миңа.
– “Джильда”ның постановкасын куйган режиссерның эше сезгә ошадымы? Кайбер тәнкыйтьчеләргә ошамады бугай...
– Мин шундый күнегүчән актриса – режиссер таләп иткәнне төгәл үтәргә тырышам. Әмма беркем дә миңа спектакльне үземнең эчтәлек белән тутыруга киртә куя алмый. Тәкъдим ителгән шартларда үземчә яшим. Минем Джильда – ул минем Джильда, һәм аны минемчә башка беркем дә уйный һәм җырлый алмаячак.
Тамашачы ял итәргә килә
– Тамашачы театрга ял итәргә киләме?
– Кызганычка, бу шулай. Шуңа күрә күбесе опереттаны кулай күрәләр – анда күңел ачарга, көлешеп утырырга була. Ә миңа опера күбрәк ошый, чөнки опера – бөек музыка, көчле хисләр, ачышлар дәрьясы.
– Ачышлар?!
– Әйе. Мин “Риголетто” операсының финал пәрдәсен күз алдында тотам. Ул бит театрларда төзәтмәләр белән бара иде. Ә без аны тулысынча, автор язганча башкарабыз. Хәзер тамашачы элек кәгазьдә калып барган гүзәл музыканы тыңлап хозурлана ала.
– Үзегезнең тавыш диапазоныгызны тиз таптыгызмы?
– Мин әле дә эзләнәм. Миңа бу эзләнүләрдә коллегаларым Михаил Губский, Андрей Антонов, концертмейстер Ольга Иванова булышалар. Аларның киңәшләренә мин колак салам.
– Хәзер нәрсә өстендә эшлисез?
– Сольный концертка әзерләнәм. Бәлки, ул киләсе театраль сезонда Сәнгать музееның Мәрмәр залында булыр әле.
– Ә театрда?
– “Царская невеста” операсында Марфа, “Травиата”да Виолетта партияләрен өйрәнеп, багажыма салып куйдым. Киләчәктә өйрәнәсе әйберләрем дә күп әле. Кыскасы, эзләнүләр дәвам итә...
Юрий ХМЕЛЬНИЦКИЙ |
Иң күп укылган
|