|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2020 Фаҗига
Коронавирус яңа гына бала тапкан хатынның гомерен өздеБашкортсанда тагын бер кеше коронавирустан үлде. 23нче пациентның мәрхүм булуы хакында республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Бу юлы таҗлы вирус 1991 елгы хатынның гомерен өзгән. “Уфаның Дим районындагы ковид-госпитальдә дәваланучы пациент Covid-19 инфекциясе сәбәпле килеп чыккан пневмониянең тиз арада таралуы нәтиҗәсендә үлде”, – диләр ведомстовда.
Аннан әйтүләренчә, йөклелекнең 39-40 атнасында бала тудыру да хатынның хәлен катлауландырган. Ул 9 көн элек баласын үзе тудырган. Сабый тылысынча сәламәт.
Билгеле булуынча, мәрхүмәнең яңа туган сабыеннан тыш 4 яшьлек баласы калган. Әле алар әтиләре белән өйдә.
Мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: sterlegrad.ru
--- |
Иң күп укылган
|