|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2020 Фаҗига
“Хатыным якын дустым белән хыянәт иткән...”Җомга көнне, 31 июльдә, Чиләбе шәһәре суды прокурор үтенечен хуплый һәм шушы көннәрдә Сатка юлында балалары алдында хатынын үтергән Белокатай районында яшәүче 31 яшьлек Александр Алексеевны сак астына яба. Гаепләнүче Тикшерү изоляторында ким дигәндә ике ай вакыт үткәрәчәк. “Иргә 105 маддәнең 2 өлешенең “д” пункты буенча (аеруча кансызлык белән кылынган үтерү) гаепләү карары чыгарылган. Судта ул гаебен таныды һәм үкенде”, — дип сөйләгән прокурор “74.ru” басмасына.
Судта ир хатыны белән җәнҗалның ни сәбәпле чыкканын ачыктан-ачык сөйләп бирә. “Юлда китеп барганда мин хатынымны көнли башладым, чөнки аның телефоны блокировкага куелган иде. Моңа кадәр ул телефонына пароль куйганы юк иде. Шул чакта ул якын дустым белән миңа хыянәт итүен сөйләде. Әлбәттә, вакытны кире кайтарып булса, мин бу гамәлләрне кылмас идем”, — ди Алексеев.
Александр хатынына 15 тапкыр пычак белән кадый, шуларның 4есе — муенына һәм күкрәгенә. Нәкъ шул 4 чәнечү ике бала анасын үтерә дә инде. Якын арада тикшерүчеләр Алексеевны психологик-психиатрия экспертизасына юнәлтәчәк.
Тикшерү фикеренчә, 29 июльдә Сатка районының Алексеевка авылы янында юл кырыенда туктаган машина салонында чыккан талаш нәтиҗәсендә гаепләнүче ир хатынына пычак белән ташлана. Аны җитди җәрәхәтли. Аннары машинадан чыгып та чәнечә. Алган яралардан хатын шунда җан бирә. Үтерү ике кече яшьтәге бала күз алдында кылына.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: 74.ru
--- |
Иң күп укылган
|