поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.07.2020 Язмыш

“Дуңгызларга яраган, сиңа гына ярар әле, шушы саламда бәбиләрсең”

Коркачык авылында яшәүче авылдашым Минсәгыйрә апа Фазуллина, мин хәлләрен белешеп, хатирәләре белән уртаклашуын үтенеп чылтыраткач, телефоннан (коронавирус сәбәпле, күрешеп сөйләшә алмадык) менә ниләр сөйләде:

- Мин кырыгынчы елда туган бала. Миңа кадәр апа бар. Әти сугышның беренче көненнән үк фронтка китә. Башта ул Суслонгерга эләгә. Әни төенчеген төйнәп, Суслонгерга алты мәртәбә бара. Әти анда башкалар кебек ачлыкка чыдый алмыйча газап чигә. Күпмедер вакыттан соң фронтка озатыла.
 
Безнең йортыбыз авыл зиратына терәлеп тора иде. Әтәчебез зират коймасына менеп кычкырганын әле дә хәтерлим. Әнием Миннегөл урман буендагы фермада дуңгызлар карады. Әтине фронтка алгач, өйгә көнгә өч мәртәбә төшеп балаларны карап булмый дип (ферма белән авыл арасы өч чакрым), өйнең ишегенә аркылы такта кадаклап, ферма өенә күченә. Үзе корсаклы булып кала. Мин ферманың салам түбәле абзарлары өстендә йөргәнемне, кояшта кызынып утырган вакытларны хәтерлим әле. Ачлык, юклык көчле заман. Ләкин без сыер сөте эчеп үстек, ач булмадык. Фермага төрле авыллардан үлгән малларны китерәләр иде. Әни шуларны тунап, иттарткычтан чыгарып, казанда пешерә дә, дуңгызларга ашата. Хәтта авылдан фермага үләксә сорап ачлыкка тилмергән кешеләр менә торган булалар. Әнине ферма мөдире Гыйлем абый беркемгә берни бирмәскә дип кисәтеп куя. Үләксә ашап, агулануларыннан да курыккандыр.
 
Бервакыт әнинең тулгагы башлана. Гыйлем абый абзарның бер өлешенә кочагы белән салам кертеп ташлый да: “Дуңгызларга яраган, сиңа гына ярар әле, шушы саламда бәбиләрсең”, – ди. Әни башта авырта-авырта үлгән ике сыерның тиресен туный. Ә инде авыртуына чыдый алмагач, бер атчыны авылга кендек әбисенә төшереп җибәрәләр, ләкин анысы сүз тыңламый, менми. Шуннан ферма мөдире атчыга: “Кәнсәләргә чакырдылар, сине алмага килдем дип әйтсәң, кендек әбиең синнән алда чанага чыгып утырыр”, – ди. Атчы кабат теге әбигә барып, өйрәтелгән сүзләрне әйтә. Кендек әбисе шундук ат чанасына сикереп кереп утыра. Шуннан атчы аны фермага алып менә. Шулай итеп, энем Харис туды. Әтидән ул вакытта бернинди дә хәбәр юк иде, әни бик борчылып яшәде.
 
Әнием Миннегөл бик тырыш, җитез хатын иде. Ул урман кешесе иде. Гел урманда булып, кура җиләге, балан, чикләвек җыя. Авылдашлар белән бергә менеп китә, ялгызы төшә. Чөнки ул урманда кычкырып йөргән кешене бик яратмады. Кешеләр дә: “Бергә менәбез, урманга кергәч юк була”, – дип әйтәләр иде. Балаларны җыеп урманга китсә, балаң кайттымы дип, кичен үзе балаларны барлый иде.
 
Сугыш беткән хәбәрне ишеткәч, әни йөрәксенеп кире авылга – туган йортыбызга кайтты, ә эшләвен барыбер шул фермада дәвам итте. Әти 1947 елда гына кайтып төште. Аның кайтуы безнең өчен зур шатлык булса, үзе өчен газапларның башы гына булган икән. Без, балалар, әсирлектә булуның нәрсә икәнен аңламаганбыз да. Атна саен аны Чуриле район үзәгенә сорау алуга чакырталар, аннан кыйнап төшерәләр иде. Әти болай да өйдә артыгын сөйләшми иде, сораудан кайткач, бөтенләй дә сөйләшмәс булды. “Изменник Родины” исеме белән генә йөрттеләр аны. Мин авыл мәктәбендә дүрт класс укыдым. Безне Хәбибуллин Мөхәммәт абый укытты. Бер бала укырга килмәсә, дәрестән соң укытучыбыз теге баланың өенә бара, белешә: ни өчен килмәгән, ярдәм кирәкмиме? Шулкадәр игътибарлы, яхшы, көчле мөгаллим иде ул. Математиканы яхшы аңлата иде. Мин ул фәнне бик яраттым һәм шул гомерем буе кирәк булды.
 
Әти хуҗалык көтүе көтте, мин аның өченче класста укыганда ук хисапчысы булдым: хуҗалыктан ничә сыер көтүгә чыга, сарыгы күпме, әтинең хезмәте өчен кеше күпме бәрәңге яки акча тиеш – шуларны бер дәфтәргә чутлап куям. Әти шул исемлек белән ай ахырында хуҗалыктан тиешлесен җыеп ала иде.
 
Үсә төшкәч, югары фермага мин дә сыер саварга мендем. Көнгә өч мәртәбә менеп-төшеп аяклар чегәннеке кебек кап-кара була. Менсәк тә, төшсәк тә гел җырлап йөрдек. Унсигез кыз бергә эшләдек. Бик күңелле иде ул чаклар. Хатыннар арасыннан Әкълимә апа бар иде. Ул урманга кереп китсә, аннан яңгырап аның моңлы тавышы ишетелә иде. Бик матур җырлый иде ул. Ферма урман белән тоташ. Буш вакыт булса, бөтенебез шунда керәбез: җиләк ашыйбыз, какы, шыерт, бәбчек кебек үләннәр белән сыйланабыз. Умарталык та шунда гына. Төнге каравылга чиратлап калып, көтүчеләргә булыша идек.
 
Ул кырык литрлы сөт бидоннарын җилкәдә ничек йөрткәнбездер – хәзер аптырыйм шуңа. Бигрәк көчле булганбыз инде. Сөтне Иске Масра сөт заводына ат белән илтәләр. Бидоннары кайткач, шаңдагы кайнар су белән аларны юабыз, унике сыерны кул белән көнгә өч мәртәбә савабыз. Берәрсенең кунакка барасы булса, алдан сөйләшеп, сыерларын бүлешеп савабыз, икенче юлы икенче кыз шулай китә. Бөтенебез бер тирә яшьтәге кызлар эшләдек. Их, күңелле, яшь чаклар! Бик сагынам ул чорларны. Аннары бердәмлек тә көчле заман иде бит. Кемдә нәрсә бар – уртак ашый идек. Оялу, тарсыну безнең авыл яшьләренеке түгел. Кая барсак та шулай булды. Фермадан кайткач, хәтта өйгә кереп ашап та торылмый, кием генә алмашасың да, туры клубка. Тузан туздырып биибез, төрле уеннар уйныйбыз, җырлыйбыз. Илгизәр абый клуб мөдире. Ул җәй көне дә киез итек киеп, тузанга батып бии иде. Чаллыдан килеп эшләүче китапханәче Мәдинәнең безнең егетләр белән бердәм, тату, актив булуыбызга исе китә иде инде. Яшьләр ул чорда бихисап һәм бик актив иде.
 
Кечерәк вакытта бер гадәт бар иде: ятим балаларга урлашырга булышабыз. Бервакыт конюшняга бардык. Анда салам өелеп тора. Ә Фәтхерахманның өендә саламы юк. Әтисе сугышта үлгән, әнисе Гәрифә апа белән генә яшиләр. Конюшня мөдире Шәвәли агай айгырларга башак бирергә кереп киткәнне генә карап торабыз да, тиз-тиз саламны йомарлап, чанага төйибез, Фәтхерахманга шуны биреп кайтарабыз. Бу чын урлашу түгел, ә ярдәмләшү кебегрәк иде инде. 1966 елда Казаклар авылы янында төзелгән яңа фермага төштек. Анда зур терлекче йорты бар иде. Телевизорның чыккан гына чоры, фермада бар. Казаклар, Гөберчәк кешеләре терлекчеләр йортына җыелып, телевизордан “Анам кыры” дигән спектакль карыйлар иде. Ул спектакль еш күрсәтелде.
 
Яшь җилкенчәк вакыт үтеп китте, яшьтәшләр гаилә корып, балалар үстерә башладылар. Минем дә күрше авылда сөйләшеп йөргән егетем бар иде. Ләкин ул тәкъдим ясаганда мин риза булмадым, ул читкә китеп барды. Бервакыт өйгә өч ир заты керде. Алар инде алдан әни белән сөйләшеп куйган булганнар икән. Мине бер авылдагы иргә димлиләр. Ярар, авырлык белән генә ризалаштым. Колхоз рәисе минем өчен фермада вечер оештырды, аннары туй булды. Кияү йортындагы беренче төндә үк төш күрдем: биш ипи бирделәр. Әһә, мин әйтәм, мин монда биш айдан артык тормыйм икән. Ир кисәген көн саен чана белән генә кайтарып аударалар, лаякыл исерек бәндә булып чыкты. Биш айны ничек тә түздем, шуннан ничек кирәк, кайтып киттем. Ярый шул вакытта башымны алып качканмын, гомерем исерек белән үтәр иде. Билгеле, минем кияүдән кайтканны әни яратмады. “Төкергән төкерекне беркем дә алып капмый”, – гына диде. Энем белән барып әйберләремне төяп кайткач, мин Коркачыкка чыгып киттем. Шунда илле бер ел гомер кичерәм.
 
Шул көннәрдән бирле күпме сулар аккан, никадәр гомер юлы үтелгән. Коркачыкта да фермада эшләдем. Энем Харисның өч малае туды. Әкренләп алар миңа ярдәм итә башладылар. Авылдашым Мансур абый Билалов (ул вакытта Мансур абый колхоз рәисе булып эшләде) миңа терәк булды. “Ярдәм кирәк булса, читенсенмә, әйт”, – дия иде ул. Менә шулай, сеңлем, гомер үтте, сиксән яшькә җиттем. Тормышның агын да, карасын да күп күрергә туры килде. Эшкә батыр, кыю булдым. Бернинди хезмәттән дә куркып тормадым, ирләр эше дип тә әйтмәдем. Үз-үзеңне якларга, сынатмаска, өлгер булырга, югалып калмаска, сүзеңдә тора белергә тормыш сынаулары өйрәтте. Күрше-күлән белән бик дус-тату яшибез. Кирәк чакта алар да ярдәм кулы суза. Күбрәк Харис энемнең малайлары ярдәм итә. Ел саен алар белән авыл зиратына, туганнарга кайтып киләбез. Туган якның җиле дә йомшак, тузаны да тәмле исле, табигате дә күңелгә якын. Туган нигез инде юк, үскән йортыбыз да бетте, урыны буш тора. Шундый булса да күңел туган авылга тарта. Үзем исән чакта әти һәм әни ягыннан булган туганнарны җыеп, Коръән укытырга телим. Миннән соңгы буын туганнарым үз тамырларын белсен, онытмасын иде дигән теләгемне тормышка ашырасым килә...
 
Минсәгыйрә апаның курку белмәс, сүзен өзеп әйтә торган ханым икәнлегенә гади генә сөйләшү аралыгында гына да инанасың, аның тырыш һәм мөлаем икәнлеген аңлыйсың. Аның сөйләр сүзе күп. Димәк, тормыш юлы эзсез үтмәгән. Сугыш чорында үскән авылдашым җәмгыятькә зур файда китереп, үзенең фидакарь хезмәте белән башкаларга үрнәк булып тора.
Халидә ГАБИДУЛЛИНА. Арча районы, Гөберчәк авылы.
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.07.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»