поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.07.2020 Язмыш

"Ул чактагы хатаны беркайчан да төзәтеп булмый икән"

Үземнең тормышым турында да язарга булдым, чөнки серләрем белән бүлешәсем килә. Мин кечкенә авылда туып-үстем. Әти-әни безнең өчен барысын да эшләргә әзер иде: без шәһәр балалары кебек матур киендек, сораган һәр нәрсәне диярлек алып бирәләр иде. Әмма алар шул ук вакытта бик таләпчән дә иде. Без мәктәптә “бишле” билгеләренә генә укырга һәм бар яклап та тәртипле булырга тиеш идек.

Безнең авылда мәктәп тугызъеллык кына, шуңа да 10нчы сыйныфка башка мәктәпкә күчтем. Кечкенәдән безне әти-әни аралашучан, гади булырга өйрәтте, шуңа да бу мәктәптә дә тиз арада үземә дуслар таптым. Һәм, әлбәттә, яңа килгән кызга үсмер малайлар да тиз арада игътибар итте.
 
Биредә дә әти-әни сүзеннән чыкмадым һәм мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамладым. Шул ук вакытта бер егет белән дә очрашып йөри башладым. Без аның белән кичләрен урамга чыга, буш вакытны бергә үткәрә идек. Бу ике елны мин әле дә гомеремнең иң бәхетле чоры итеп исемә төшерәм.
 
Озакламый икебез дә мәктәп тәмамлап, төрле шәһәрләргә укырга кердек. Ул хәрбиләр һөнәрен сайлаганлыктан, елына ике тапкыр гына кайта ала иде. Ә мин тулай торакка яшәргә урнаштым һәм биредә дә тиз арада дуслар таптым. Икенче курста белем алганда үземнән берничә яшькә өлкән Азат белән таныштым. Ул миңа бар яклап та ярдәм итә иде: укуда да, тулай торакта ниндидер проблемалар килеп чыкса да һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булды ул. Без, чыннан да, якын дусларга әверелдек. Әмма мин аны абыем кебек кенә күрә идем. Ул минем яклаучым да, саклаучым да булды. Мәктәптә очрашып йөргән Вадимны чын күңелем белән сагына идем. Ул каникулларга кайткан вакытта мин сессия тапшыра идем. Шулай булуга карамастан, авылга ешрак кайтырга тырыштым. Әмма бер генә нәрсә мине борчый иде: мин укуда чакта Вадим авылда башка кызлар белән очрашып йөрергә, күңел ачарга гадәтләнде. Әгәр дә мин кайтсам, ул аларның барысын да ташлап, минем яннан да китми иде. Моның турында үзе белән дә берничә тапкыр сөйләшеп карадым. Ул: “Мин казармада яшим, анда без урамга да чыга алмыйбыз. Монда кайткач та өйдә ята алмыйм бит. Ә бу кызлар минем өчен уенчык кына”, – дия иде. Һәм мин аңа ышана идем. Һәрбер сүзенә ышандым.
 
Ә Азат һаман минем янда инде. Хәтерлим, өченче курста укыганда, егылып, аягымны сындырдым. Ул, мине күтәреп, тулай торактан университетка алып бара, аудиториягә кертеп утырта һәм, дәресләр беткәч, шулай ук алып кайта. Шул рәвешле мин академ ялы да алмадым, үземнең төркем белән укуымны дәвам иттем.
 
Без аның белән йөзгә дә бик охшаш идек. Безне бертуганнар итеп күрүчеләр дә күп иде. Урамга берүзем чыксам, танышлар: “Азат кайда?” – дип сорый иде. Ул берүзе чыкса, мине сорыйлар икән, чөнки без һәрвакыт бергә булдык. Ничек кенә булмасын, мин аны үземә якын җибәрә алмадым. Чөнки күңелемдә бары Вадим иде. Шул ук вакытта, Азат һәрвакыт мине яратуы турында әйтә иде. “Мин бит сине яратмыйм”, – дигәч,
 
– “Минем мәхәббәт икебезгә дә җитәчәк”, – ди иде.
 
Шулай берничә ел үтеп китте. Мин укуны тәмамлаганда Вадим да, Азат та эшлиләр иде инде.
 
Беркөнне Вадим миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин ризалаштым... Азатка моның турында әйткәч, ул елады. “Әни белән әти кайчаннан башлап инде синең кулыңны әниеңнәрдән сорарга барырга җыена. Зинһар, бергә булыйк”, – дип ялварды. Үземнең әниемә кияүгә чыгачагым турында әйткәч, ул каршы килде. Әтием дә бу никахка риза түгел иде, чөнки Вадимның нинди булуын алар да белә иде инде. Әнием әрләп тә, елап та мине үгетләп карады. Мин кире уйламадым. Ул арада тирә-якта безнең Вадим белән өйләнешәчәгебез турында хәбәр китте.
 
Туйны әти-әнием зурлап үткәрде. Ни дисәң дә, алар безне кечкенәдән барыннан да өстен күрә иде. Бу үзенчәлек туйда да чагылды.
Ни өчен мондый карарга килүемне үзем дә аңлата алмыйм. ЗАГСка барганда да уйларымда бары Азат иде. Иртәгә туй дигән көнне ул миңа шалтыратты һәм: “Әзерлән, берничә сәгатьтән барып җитәм һәм бергә китәчәкбез. Зинһар, хата эшләмә”, – диде. Мин каршы килдем, чөнки бу вакытта ике як та гөрләп туйга әзерләнә иде.
 
Вадим белән өйләнешеп, берничә ай үтүгә ул өйгә исерек кайтып, миңа кул күтәрде. Бу вакытта мин беренче балабызга йөкле идем.
 
Йөклелекнең җиденче аенда Вадим, исерек килеш кайтып, мине бик нык кыйнады. Әти-әнием моның турында белми иде, әйтергә дә кыенсындым, чөнки мин аларның теләгенә каршы кияүгә чыктым. Шул ук вакытта, Вадимның әле бер, әле икенче хатын белән чуалуы турында да ишеттереп кенә торалар иде. Балабыз тугач та бу хәлләр еш кабатланды. Үзе теләсә кайда төнне үткәреп кайта да, мине башкалар белән йөрисең дип, кыйный иде. Берсендә ул шулкадәр нык кыйнады, хәтта урыннан торалмыйча яттым. Көтмәгәндә олы туганым килеп керде һәм мине шушы хәлдә күрде. Ул моның турында әти-әниемә җиткергән. Шул көнне үк әти килеп, мине алып кайтып китте. Әмма берничә көннән Вадим безне бала белән килеп алды. Мин янә, аның башкача эчмәячәгенә, кул күтәрмәячәгенә ышанып, өйгә кайттым.
 
Икенче балага узуымны соң аңладым. Бу вакытта инде безнең үз өебез төзелеп бетеп килә иде. Яңа өйгә чыккач, барысы да үзгәрер, дип өметләндем. Әмма Вадимның эчүе һәм мине кыйнавы еллар дәвамында кабатланып кына торды.
 
Шушы вакыт эчендә, сирәк кенә булса да, Азат белән сөйләшеп тордык. Берникадәр вакыттан ул да өйләнде. Хәзер инде аның да ике баласы бар. Мин аңа әлеге хәлләр турында сөйләгәнем булды, ул мине бик кызгана иде, әмма бу тормышны үзем сайлавым турында да әйтә иде.
Инде мондый тормыштан тәмам арып, күрәзәчегә дә мөрәҗәгать итеп карадым. Ул миңа болай диде: “Урта яшьләрдәге, кара чәчле, кара күзле бер хатынны бик нык рәнҗеткәнсең. Ул синең өчен әрнеп елаган. Шушы хатынның күз яшьләре өчен җавап бирәсең”, – диде. Мин бу сүз­ләр турында озак уйландым. Һәрхәлдә, югарыда әйтүемчә, әти-әни безгә бик таләпчән иде һәм кемнедер рәнҗетү турында уйлый да белми идек. Моның турында берзаман Азатка да әйттем.
 
“Син кияүгә чыккач та, “кайчан Алияне алырга барабыз? Әти-әниләре туйга әзерләнәме әле?” дип, көн саен диярлек сорый иде әни. Тәүдә аны төрлечә алдый идем. Әмма берзаман, ул күптән кияүдә инде, дидем. Әни бу сүзләрдән нишләргә дә белмәде. Мине дә, сине дә әрләмәде. Басып торган җиреннән урындыкка барып утырды да миңа карап катып калды. Күзләреннән бер-бер артлы яшьләр тәгәрәде. Мин әнинең елавына түзә алмадым, өйдән чыгып киттем. Ул сине бик ярата иде. Әлбәттә, һәр ана баласының бәхетле булуын тели. Ул инде таныш-белешләренә минем өйләнергә теләвемне әйткән булган”, –диде.
 
Бүген инде мин – ике бала әнисе. Вадимның мондый холкына өйрәндем дә кебек. Зур өйдә икебез ике бүлмәдә яшибез. “Ни өчен аерылышмыйсың?” – дип сорый күпләр. Үзем дә җавап бирә алмыйм. Беренчедән, балаларны әтисез үстерәсем килми. Мин үзем әти-әни канаты астында тәрбияләнгәч, бу минем өчен бик кыйммәт. Икенчедән, Вадим мине төрлечә мыскыл итә-итә үз-үземә ышанычымны да югалттым кебек. Балаларны алып, чыгып китәргә куркам. Яхшы эш табармынмы, балаларны тулысынча тәэмин итә алырмынмы дигән сораулар борчый.
 
Әлбәттә, шушы еллар эчендә баштан үткән һәрнәрсәне бер хатка гына сыйдырып булмый. Минем кебек язмышлы хатын-кызлар да җитәрлек. Яшь чакта һәркайсыбыз хисчән, йөрәк кушуын гына тыңлый. Мәхәббәт мәңгелек булсын өчен аны һәрвакыт саклап торырга кирәк. Ә яраткан кешеңнән шундый мөнәсәбәт күргәч, ул мәхәббәт тә югала икән. Яшь кызларга теләгем шул: йөрәккә генә ышанмагыз, акылны тыңларга да өйрәнегез. Гомер үтә икән ул. Матур яшәп тә була, шулай талашып яшәсәң дә олыгаясың. Кызганыч, гомер генә бер генә килә шул...
Алия Гайфуллина.

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.07.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»