|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2020 Фаҗига
Татарстанда авариядә бер кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән (ФОТО)Татарстанда М7 трассасындагы куркыныч авариядә бер кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Агентлык язуынча, авария республиканың Минзәлә районында булган. Биредә «КИА» һәм «Лада» җиңел машиналары капма-каршы бәрелешкән.
«КИА» машинасын йөртүчене һәм пассажирын күпләгән җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киттеләр. Шулай ук «Лада» машинасы йөртүчесе дә зыян күрде, эче авыртуына зарланды. Ә менә андагы пассажир хатын-кыз һәлак булды», - дип уртаклашты агентлык белән юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
Фаҗига сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|