|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2020 Фаҗига
"Болар барысы да туктатылсын өчен нәрсә булырга тиеш???": Коронавирус баланы ятим калдырдыУфаның Дим районы дәваханәсендә бала тудырган хатын вафат булган. Бала тапканнан соң бер атна үткәч вафат булган ананың туганнары бөтен гаеп коронавируста дип исәпли. Мәрхүмнең абыйсы Рөстәм Кәбиров сүзләренә караганда, медучреждениедә бөтен персонал зарарланган. Бу хакта ул Facebook битендә язган. "8 көн элек сеңлемнең баласы туды. Моннан 7 көн элек аны Дим дәваханәсенә алып киттеләр. Кичә ул шалтыратып, хәле мөшкелләнүгә зарланган, иң начар хәбәргә әзерләнергә кирәк, дигән. Бүген ул вафат булды. Болар барысы да туктатылсын өчен нәрсә булырга тиеш???", - дип яза ир.
Сәламәтлек саклау министрлыгында хатынның COVID-19га алдан расланган анализы булуын раслаганнар. Әмма бары тик бер анализның нәтиҗәсе генә килергә өлгергән. Чыннан да, аның коронавирусы булганмы, моны үлгәннән соң алган анализы гына күрсәтәчәк.
- Чыннан да, пациентканың пневмониясе көчле иде, — диләр Сәламәтлек саклау министрлыгында. — Персонал арасында зарарлану очраклары юк, дәваханә штат режимында эшли.
Шулай ук ведомствода әлеге факт буенча тикшерү алып барылуын да билгеләп үтәләр.
Фото: ufa1.ru
--- |
Иң күп укылган
|