поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.08.2010 Сәясәт

ТАТАРСТАННЫҢ ДӘҮЛӘТ СУВЕРЕНИТЕТЫ ИГЪЛАН ИТЕЛҮГӘ 20 ЕЛ

Татарстанның Дәүләт суверенитеты игълан ителүгә 20 ел тулу уңаеннан «Казан утлары» әлеге документны искә ала.

ТАТАРСТАН СОВЕТ СОЦИАЛИСТИК РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ СУВЕРЕНИТЕТЫ ТУРЫНДА ДЕКЛАРАЦИЯ

 

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Югары Советы,

 

– республиканың күпмилләтле халкы язмышы өчен тарихи җаваплылыкны аңлап;

 

– Россия Федерациясендә һәм  Совет  Социалистик Республикалар Союзында яшәүче барлык халыкларның суверен хокукларына ихтирам белдереп;

 

– автономияле республика статусының аның күпмилләтле халкының киләчәктә сәяси, экономик, социаль һәм рухи үсеше мәнфәгатьләренә туры килмәвен күрсәтеп үтеп;

 

– татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып;

 

– демократик хокукый дәүләт төзергә омтылып,

 

1. Татарстанның дәүләт суверенитетын игълан итә һәм аны Татарстан Совет Социалистик Республикасы– Татарстан Республикасы итеп үзгәртә.

 

2. Татарстан  ССР территориясендәге җир һәм аның байлыклары, башка табигый байлыклар һәм башка ресурслар бары тик аның халкының милке булып тора.

 

3. Татарстан ССР үз территориясендә яшәүче барлык гражданнарга, нинди милләттән булуларына, социаль чыгышлары, диннәре, политик инанулары нинди булуга һәм башка аерымлыкларга карамастан, кешегә тигез хокуклар һәм ирекләр гарантияли, Татарстан ССРда татар һәм рус телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хокуклы кулланылуы, башка милләтләрнең телләрен саклау һәм үстерү гарантияләнә.

 

4. Киләчәктә Конституциядә, башка хокукый норматив актларда, дәүләт тормышында дәүләтнең рәсми исемен «Татарстан Совет Социалистик Республикасы» (Татарстан ССР яки Татарстан Республикасы) дип кулланырга.

 

Республика дәүләт властеның югары органын – «Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы» дип, ә ул кабул итә торган актларны – Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы актлары дип исемләргә.

 

5. Бу Декларация Татарстан ССР Конституциясен эшләү,  Татарстан ССР законнарын үстерү өчен, Татарстан ССРның Союз договорын, РСФСР һәм башка республикалар белән договорлар әзерләүдә һәм төзүдә катнашуы өчен, Татарстан ССР дәүләт төзелешенең аеруча мөһим мәсьәләләрен һәм аның ССР Союзы, РСФСР һәм башка республикалар белән мөнәсәбәтләрен аның халкы тикшерүенә чыгару өчен нигез булып тора.

 

Татарстан ССР Конституциясе һәм законнары Татарстан ССРның бөтен территориясендә өстенлекле.

 

6. Татарстан ССРның яңа Конституциясен, башка законнарны һәм норматив актларны кабул иткәнгә кадәр Татарстан ССР территориясендә Татарстан ССРның, РСФСР һәм ССР Союзының Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларациягә каршы килми торган законнары һәм закон актлары гамәлдә булуны дәвам иттерә.

 

Бу Декларация аны кабул итү вакытыннан көченә керә.

 

 

Татарстан Совет Социалистик Республикасы

Югары Советы рәисе                                                                                       М. ШӘЙМИЕВ.

 

 

Казан. 1990 ел, 30 август.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»