поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
25.07.2020 Җәмгыять

Яман шеш белән көрәшүче җырлар авторы Гөлназ Даутова: «Минем хәлем бик авыр»

Гөлназ Даутова – бик күп җырлар авторы. Моннан ике ел элек Гөлназның яман чир белән көрәшүе, аңа ярдәм кирәклеге турында күп язылды. «ВТ» укучылары аның хәлен әле дә сорап шалтырата.

– Минем хәлем бик авыр. Сөйләшү дә кыен. Әнием белән элемтәгә керегез әле, – диде ул.
 
2010 елда Гөлназның сул як күкрәге авырта башлый. Бу хакта ул апасына әйтә. Апасы аны табибка җибәрә. Казан онкология диспансерына беренче тапкыр шул чакта баралар. Гөлназның шеше зур үскән, тиз арада операция кирәклеге ачыклана.
 
– Операция катлаулы булды. Табиблар яман шеш таптылар. Гөлназ күңелен төшермәде, яшәргә тырышты. Чирне җиңәм, диде. Алты ел буе сөякләрен тикшертеп торды. Табиблар, метастаза китмәсен өчен, күренеп торырга кушкан иде. Ел саен нәтиҗәсе яхшы булгач, кызым җиденче тапкырында бармый калган иде. Хатабыз шул булган. 2018 елда инде авыру таралырга өлгерде, – ди әнисе Зөләйха.
 
Шул елны Гөлназның муен сөяге сынып, Мәскәүдә кыйммәтле операция ясаталар. Аны күтәрү үзләренең генә хәленнән килми. Халыктан ярдәм сорыйлар. Гөлназның җырларын башкаручы артистлар хәйрия чаралары уздырып, ярдәм итә. Зур тырышлык белән 1 миллион сум акча җыела.
 
– Ике ел эчендә төрле чаклары булды. Әмма Гөлназ гел яшәргә омтылды.  Хәле начарланып китсә дә, бераздан яхшыра иде. Ул чакта хастаханәләрдә дә еш ятты. Быел февральдә хәле авырлашты әле.  Өченче аен ятып кына тора. Хәтта ян-якка да борыла алмый. Коронавирус вакыты дип, хастаханәгә бармыйча калдык. Андагылар да сөендерми, күңелне күтәрә торган сүзләр әйтмиләр, – ди Зөләйха апа.
 
Соңгы арада Гөлназның гемоглобины төшеп беткән. Әнисе нинди генә дару биреп карамаган. Хәзер инде халык медицинасы белән дәвалый башлаган. Төнәтмәләр дә бирә. «Кызымның, авыртуга түзә алмыйча, никләр үлмим дип елаганын күреп, йөрәгем телгәләнә», – ди ул.
 
– Өч баламны да яратып-сөеп үстердем. Гөлназның ике энесе бар.  Балаңның урында күзеңә карап ярдәм соравын күрү бик авыр. Әмма мин көчле булырга тырышам. Гөлназның аякка басасына ышанам. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте көчле. Тели икән, ташка да җан кертә ала ул. Шуңа бик көтәм. Тырышлык бушка китмәс, дим. Гөлназ зарланганда, аның күңеле боекканда, «яшим» дип әйт, тормышның якасына ябыш, дип сүгәм. Икәү бергә көрәшсәк кенә, бу чирне җиңеп булыр төсле, – ди ул.
 
Гөлназның кызы, 9 нчы сыйныфны бетереп, педагогика училищесына укырга кергән иде. Быел 1 курсны тәмамлаган.
 
Ятып кына торса да, соңгы арада бераз алга китү бар кебек. Ашыйсы килгән ризыкларын сорый икән. Әнисе әнә шуңа да сөенә.
 
– Күңелем сизә: без бу авыруны җиңәрбез кебек. Кызымның әле җир җимертеп яшәр чагы. Мин кулдан килгәне эшлим – тәүлек буе янында торам, тәрбиялим. Тик  Гөлназга кирәкле дарулар  арзан түгел. Аларны алу кайчак үзебезнең генә хәлдән дә килми. Шуңа да ярдәм итәргә теләүчеләр булса, рәхмәттән башка сүзебез юк.
 
Гөлназ Даутовага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Саклык банкы картасы номеры: 4276620017798962,
 
«Ак Барс» банкы картасы: 2200530130231418.
 
Хәбәрләшү өчен әнисенең телефон номеры: 89631243295.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.07.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»