|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2020 Фаҗига
17 яшьлек кызны поезд бәрдергәнБашкортстанның Әлшәй районында коточкыч фаҗига булган. 19 июльдә тимер юлда 17 яшьлек кызның гомере өзелгән. Бәхетсез очрак турында Тикшерү комитетының транспорт буенча Идел буе тикшерү идарәсендә сөйләгәннәр. Яшь кызның үлеменә китергән һәлакәт Раевка поселогы һәм Кече Аккулай авылы арасында теркәлгән. Кыз юлны кисеп үтү өчен җиһазландырылмаган урында чыккан. Кызганычка, ул якынлашып килгән поездны күреп өлгермәгән...
Машинист фаҗигане булдырмас өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән. Ул сигнал биргән һәм поездны тиз арада туктатырга тырышкан. Ләкин бәхетсезлектән качып котылып булмаган. Поезд бәрдергән кыз урында җан биргән.
Хокук саклау органы хезмәткәрләре фаҗигане ачыклау өчен тикшерү эшләре алып бара.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: bash.news
Фото: bash.news
--- |
Иң күп укылган
|