поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.08.2010 Интернет

ТАГАРАК СЫЕР ЯНЫНА КИЛӘ ИКӘН

“Тагарак сыер янына килми, сыер тагарак янына килә”, – дигән халык әйтеме үз актуальлеген югалтып бара. Кесәңдә акчаң гына булсын, атаң-анаңнан кала барысын да каршына китереп куялар. Бигрәк тә интернет-кибет дигән галәмәт чыккач. Алар турында күптәннән ишетеп килә идем, тик нигәдер “кәкре каенга терәтүчеләр” дип саный идем. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың дигәндәй, бер вакыт үземнең дә шулар аша әйбер аласы булды бит.

  Балтачның иң ерак авылларында урнашканлыктан, якын тирәдә генә зур кибетләр юк безнең. Шунлыктан, берәр нәрсә кирәк булганда, халык Казан, Балтач, яисә Киров өлкәсендәге Малмыж шәһәренә чаба. Ә беркөн юбилейга барырга бүләк кирәк булды. Кул астында үзебезнең машина булмагач, район үзәгендә яшәүче бер танышыбызга шалтыраттык: “Зинһар, шуны гына алып җибәр әле”, – дип. Фәлән җирдә урнашкан кибеткә интернеттан биреп алдыртсагыз, ышанычлы да була, тизрәк тә, мин әле кайчан кайтып җитәм сезгә кадәр диде дә “шалт” трубканы куйды бу. Утырып бер уйлагач, өйдәгеләргә әйтмичә генә интернет-заказ биреп карарга уйладым мин. Үзебезнең Балтачта булгач, алдамаслар кебек тоелды. Кибетне тотучылар да районда билгеле кешеләр. Сайтка кереп, тиешле язуларны гына карагач, заказ бирдем мин боларга. Интернеттан хатны җибәрүем булды, эчтән корт кимерә башлады бит. Шунда Балтачка менәрлек кенә машина таба алмас идең инде, берәр нинди шарлатан канторасы булып чыкса. Ләкин үземне озак битәрләргә туры килмәде, теге заказ биргән җирдән шалтыраталар булып чыкты: “Исәнмесез, бу Эпицентр кибете. Сәгать кичке тугызларда китерсәк өйдә буласызмы” – дип тезеп китмәсенме трубканың теге ягындагы егет. Булмаган кая!

 

  Күрәсең, бу интернет кибеттә эшләүчеләр үзләре дә клиентларныннан шикләнәләрдер инде. Дөрес эшлиләр анысы – бу заманда кемгә ышанырга була. Заказны китергәнче, кайда буласыз, кем алачак дип, берничә тапкыр, хәтта капка төбенә килеп туктагач та шалтыраттылар. Шул кеше булып чыкканын белгәч, өйгә кереп, товарның эшлиме юкмы икәнен күрсәтеләр. Малай, кибеттәге кебек гарантияләренә кадәр тутырдылар. Дөресен әйтергә кирәк, бәя бераз Казандагыга караганда кыйммәт. Тик аның каравы, китереп бирүе бушка булды. Менә хәзер юбилейга барырга бүләкле дә булдык... Иллене ваклый башлаган әтиемә генә мондый сатыш-алыш кызык булып тоелды. Товарны китерүчеләрне озатканда үзе дә сизмәстән:

 

  Кызлар кия кызыл ыштан,

  Безгә карасы да юк.

  Хәзер кызлар үзе килә

  Безгә барасы да юк, дип җырлап җибәрмәсенме...

 

  Балтаси.ру


Миннур КАМАЛОВА
Матбугат.ру
№ | 09.08.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»