|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2020 Шоу-бизнес
Элвин Грей җырлый. Фирдүс Тямаев – тусовкада (ВИДЕО)Фирдүс Тямаев инстаграмына бу арада гел күңелле видеолар элә. Әле генә командасы белән юбилей гөрләтеп кайттылар. Бүген исә Элвин Грей белән бергә чыгыш ясаган видео элгән: “Элвин Грей җырлый, мин – тусовкада” дигән. Дөрес, бу видео бу араларда гына төшерелгән түгел. Әмма, шуңа да карамастан, ул комментарийларда шактый шау-шу кузгатты. “Тямайның аяклары кәкре, с ума сводит” – дип язган Зуля. Күрәсең, кәкре аяклылык ул ниндидер сөйкемлелек, сексуальлек билгеседер аның өчен. Тик Фирдүс мондый комплиментны кабул итмәде: “Нишләп минем аякларым кәкре булсын? Бөтен җирем туп-туры”, - дип җаваплаган җырчы.
Элвин Грей белән булган видеолар, гадәттә, аудиторияне икегә бүлә. Берәүләр аны ярата, икенчеләр, ничек дип әйтик... бик үк түгел. Бу юлы да шулай булды. Радик Юльякшинга эләкте бераз.
“Дуслар, әйдәгез минем коллегамны оскорблять итмик әле! Бер дә килешә торган нәрсә түгел!” – дип язган боларга җавап итеп Фирдүс Тямаев.
|
Иң күп укылган
|