|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2020 Криминал
Яшь кыз комада, гаепле качып йөри...Стәрлетамакта булган бу фаҗига. Анда җитди юл-транспорт һәлакәтендә яшь кыз зыян күргән. Җәяүлеләр кичүендә бер кызны билгесез автомобиль бәрдереп китә. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан кача. Хәзер зыян күрүче дәваханәдә авыр хәлдә, ә аның якыннары гаеплене эзли.
Туганнары сүзләренә караганда, барысы да 14 июльдә Ленин проспектындагы «Ашкадар кунакханәсе» тукталышы янында булган. Бу көнне 21 яшьлек Юлия эшкә барганда фаҗигагә тарый...
Аның баш мие җәрәхәтләнә. Юлия комада, юл-транспорт һәлакәте вакытыннан бирле аңына килмәгән. Хәле көннән- көн начарлана.
Хокук сакчылары кызның тәгәрмәчләр астына үзе сикерү фаразын да карый. Ләкин туганнары һәм дуслары моның мөмкин түгеллеген белдерә.
Фото: bashnews.ru
--- |
Иң күп укылган
|