|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.07.2020 Дин
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды һәм мәчетләр корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башладыТатарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан гадәттәгечә “Мохтаҗларны ашат” акциясен игълан итте. Әлеге башлангыч кысаларында теләгән һәркем “Зәкят” фондыннан гаеткә сарык сатып алып, аның итен мохтаҗларга тапшыра ала. Бер яшьлек бәрәннең бәясе 8000 сумны тәшкил итә. Фондның үз хезмәтләре исә – малны сую, итне ваклау һәм мохтаҗларга – инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә өләшү – бушлай. “Зәкят” фондының квалификацияле белгечләре корбан чалу гамәле буенча кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирә.
Корбан гаетенә сарык чалуга гариза калдыру өчен (843) 225-33-22, 590-27-50 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (акчаларны күчерү өчен карта номеры 4276620043782170 Гүзәлия Галимҗановна). Ашыгыгыз, сарыкларның саны чикләнгән!
Татарстан мәчетләре шулай ук гаеткә корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады.
--- |
Иң күп укылган
|