Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2020 Шоу-бизнес
“Иртән чыгып китәм, кич өйгә кайтып елыйм” - Илнат Фәрхуллин әнисенең онкология белән авыруын абыйларына да әйтмәгәнИлнат Фәрхуллинның “Әниемне үбәр идем...” дигән җыры дөнья күрде. Җырчы яңа иҗат җимешенең язылу тарихы белән уртаклашып, үзенең иң авыр вакытларын искә төшерде. “Әнидә шикәр авыруы. Безнең туган көннәр әни белән бер көнне —10 сентябрь. Туган көнгә бер атна кала шикәре күтәрелде. Сабага хастаханәгә ятарга менде, хәле көннән-көн начарая... Туган көн көнне чәчкә букетлары алдым да, киттем кайтып Сабага туган көне белән котларга. Палатага кердем, әни үзенә охшамаган. Букетны кулына тоттырдым да, Казанга алып киттем. Бик яхшы табиб белән танышкан идем. Әнинең бөтен җирен тикшерделәр, сәбәбен таба алмыйлар. 10 көн ятканнан соң минем үземә генә онкология түгелме икән дип әйтте. Чаптык шунда һәм таптылар. Әнигә әйтмәдем. Иртән чыгып китәм, кич өйгә кайтып елыйм (әйе, егетләр дә елый кайвакыт). Әнигә «доброкачественный» дим, бер дә куркыныч юк,алып аталар и “всё”! Табиб миңа колакка гына “50 гә 50” дип әйтеп куйды. Беренче вакыт бер кешегә әйтмәдем, абыйларга да. Зур рәхмәт табибларга: Фәрхәд, Гөлназ, Ләйсән! Операциягә 5 көн кала әни белде һәм операция уңышлы үтте. Тикшеренеп торабыз. Әлеге җырның сүзләре хастаханәдә язылды. Көе студиядә. Минем әни тиз җырлар ярата. Әни турында сагышлы җырлар күп, шуңа да кызу темпта булсын әле дидем. Үзегезне саклагыз! Әнкәйләр янына кайтыгыз!”, - ди уртаклаша Илнат.
--- |
Иң күп укылган
|