|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2020 Криминал
ТР Экология һәм табигый байлыклар экс-министры Әгъләм Садретдинов кеше үтерүне оештыруда шикләнеп тоткарланганПолиция Татарстанның элеккеге Экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдиновны заказлы үтерү оештыруда шикләнеп тоткарлаган. Бу хакта үз чыганакларына таянып «БИЗНЕС Online» яза. Тикшерүне ТР буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча беренче бүлеге алып бара.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Садретдиновны Буадан бизнесмен Рәшит Садыйковны үтерүдә катнашуда шикләнүләре турында беренче тапкыр 2010 елның февралендә сүзләр йөри башлады. Хәтерләсәгез, РФ Дәүләт Думасы депутаты, абруйлы эшмәкәр Сергей Шашуринның ярдәмчесе Садыйков 2003 елда үз йорты ишегалдында атып үтерелде. Ул чакта җинаять кылуда гаеплеләр табылмау сәбәпле, эшне туктатып, 2009 елның декабрендә яңадан башлап җибәрделәр.
Аңарчы Әгъләм Садретдинов бу сүзләрнең дөрес булмавын һәм үзенә нахак гаепне Мәсхүт Нәҗмиев исемле кеше үч итеп яга дип сөйләгән иде. Имеш, Буа районы башлыгы буларак, ул аның уен автоматлары салонын япкан.
Садретдинов республиканың экология министрлыгын 2007 елның июненнән җитәкләде. 2010 елның ноябрендә, башка эшкә күчү сәбәпле, аны эшеннән азат иттеләр.
2012 елның августында Садретдиновка карата вәкаләтләрне арттыру турында эш кузгатылды. Казанның Идел буе суды элеккеге министрның гамәлләрен ваемсызлыгы дип бәяләде һәм аны җәзадан азат итте.
Фото: Бизнес Онлайн
--- |
Иң күп укылган
|