|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2020 Фаҗига
Суга аяк чылатырга гына кергән - коткаручы булмаганКичә Уфаның Сипайлово бистәсендә паром кичүе тирәсендә бер үсмер баткан. Вакыйга турындагы хәбәр башкаланың мәгълүмат-диспетчер үзәгенә кичке сәгать тугызларда килеп ирешә. Үсмернең дус кызы сөйләвенчә, 15 яшьлек малай йөзә белмәгән һәм суга аяк чылатырга гына кергән. Паром килеп туктый торган җиргә барып җиткәч, үсмер кисәк кенә су төбенә китә - биредә су асты рельефы тигез түгел - урыны белән 3 метрга кадәр тирәнлектәге чокырлар бар.
Кызганычка каршы, үсмергә ярдәмгә килүче булмый. Соңрак аның гәүдәсен коткаручылар ярга чыгара.
Башкаланың гражданнарны яклау идарәсендә махсус җиһазландырылмаган урыннарда су коенуның хәвефле икәнен искәртәләр.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|