|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2020 Мәдәният
Разил Вәлиев "Яңа татар җыры" бәйгесенә атап шигырь язды (ВИДЕО)Рәшит Ваһапов фонды игълан иткән "Яңа татар җыры" конкурсы иҗат ияләрендә зур кызыксыну уятты. Яңа шигырьләр, көйләр туа. Халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Разил Валиев та бәйгесенә атап "Күңелләрдә яңа җыр туа" исемле шигырь язган. Тыңлап карагыз әле: Исегезгә төшерәбез, Рәшит Ваһапов фестивале җыр авторларын, аранжировщикларны "Яңа татар җыры" конкурсында катнашырга чакыра. Конкурста 3 номинация каралган: "Иң яхшы татар җыры" "Иң яхшы балалар җыры" "Иң яхшы аранжировка" Гомуми приз фонды - 1 миллион 300 сум. Гаризалар 2020нче елның 15нче июленә хәтле кабул ителә. Иң яхшы дип табылган әсәрләрнең авторлары икенче турга - 2020нче елның сентябрендә Казанда узачак тыңлауларга чакырылачак. Бу - милли эстрадада яңа сүз, яңа тарих, бу ЯҢА ТАТАР ҖЫРЫ булачак! Конкурста катнашу тәртибе һәм башка мәгълүматны ВКонтакте рәсмитөркемендә таба аласыз!
--- |
Иң күп укылган
|