|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2020 Криминал
Баш прокуратура апалы-сеңелле Хачатуряннарга гаепләүне расладыКызларны "алдан сүз куешып башкарылган үтерү" маддәсе нигезендә хөкем итәчәкләр. Русия баш прокуратурасы апалы-сеңелле Хачатуряннарга карата гаепләүне раслады. Бу турыда ТАССка адвокат Алексей Липцер хәбәр иткән. Гаепләү бәяләмәсен баш прокурор урынбасары Виктор Гринь имзалаган. 2019 ел ахырында Гринь бу эшне башкача квалификацияләүне сорап, Тикшерү комитетына кире кайтарган иде. Ул тикшерү комитетын кызлар әтиләрен аннан сакланырга мәҗбүр булганга үтергән дип санарга чакырды. Ләкин Тикшерү комитеты баш тартты. "Узган вакыт эчендә прокурорның фикере алышынганы күренә", дигән адвокат.
Өч кызның өлкәнрәк икесе - Крестина һәм Ангелина эше Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә каралачак. Сеңелләре Марияне Бутырский мәхкәмәсе хөкем итәчәк, дигән адвокат Ярослав Пакулин.
Мариягә кагылышлы җинаять эше аерым карала, чөнки экспертиза аның үтерү вакытында үз акылында булмавын раслаган.
Крестина, Ангелина һәм Мария Хачатуряннар 2018 елның җәендә 57 яшьлек әтиләрен үтерүдә гаепләнә. Кызлар полицияне үзләре чакырган. Адвокатлар алар үз-үзләрен яклау өчен үтерүгә барган дип белдерә. Әтиләре озак еллар дәвамында аларны җәберләгән диелә. Җәберләү чыннан да булуын тикшерү дә раслаган. Шулай булуга карамастан, тикшерү кызларның гамәлләрен алдан сүз куешып башкарылган үтерү дип тапкан.
Хачатуряннарны эзәрлекләү Русия җәмәгатьчелегендә көчле яңгыраш тапты. Кызларны яклап төрле чаралар узды, алар Русиядә өйдә көч куллану турында күп санлы фикер алышулар тууга сәбәп булды.
--- |
Иң күп укылган
|