|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2020 Мәдәният
Җырчы Наилә Сәгыйровага 60 яшь тулды (ФОТО)Татарстанның атказанган артисткасы, җырчы Наилә Сәгыйрова таулы Чечня ягында - Грозный шәһәрендә туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесының баян классында белем ала. Казанга килеп мәдәният институтына укырга керә. Уку елларында ул А.Шутиков оркестрында думбрада уйный, шул ук вакытта Рәфкать Гомәров җитәкләгән "Саз" ансамбленә йөри башлый. Р.Гомәров аның җырлау сәләтен күреп, аңа профессиональ рәвештә вокал белән шөгыльләнергә киңәш итә. Наилә Сәгыйрова Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә килә,аны бик теләп эшкә алалар. Аннары ул Саратов дәүләт консерваториясенә укырга керергә карар кыла. Якты аһәңле,лирик-колоратура тавышлы җырчы консерваторияне тәмамлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең лекторий бүлегендә эшли башлый. Соңрак опера һәм камера музыкасы дип исемләнгән бу бүлектә ул 2013 елга кадәр эшләп, классик музыка сәнгатен пропагандалый. Наилә ханымга июль башында 60 яшь тулды. Юбилее уңаеннан аңа исәнлек,гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез.
--- |
Иң күп укылган
|