|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2020 Криминал
Башкортстанда 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергәннәрБашкортстанның Кыйгы районы Ләүзә авылында 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранының көч кулланып үтерелгән мәетенә тап булганнар. Тикшерү комитеты кичекмәстән җинаять эше кузгаткан. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, билгесез затлар ветеран Иван Несмеяновны үтергән. Үзенең 100 еллык юбилеен ул 2019 елның 12 ноябрендә билгеләп үткән. Ветеранны талаганнар дип фаразлана. Бу хакта Кыйгы районы администрациясе башлыгы Зөһрә Гордиенко ВКонтакте челтәрендә яза.
Тикшерү белән махсус төзелгән тикшерү-оператив төркем шөгыльләнәчәк. Төркемне Башкортстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары җитәкли.
"Кылынган җинаятьнең һәм аны кылуга катнашы булган затларның барлык нечкәлекләрен билгеләү максатыннан тикшерү-оператив чаралар комплексы үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү Республика Тикшерү идарәсе җитәкчесе һәм республиканың эчке эшләр министры шәхси контролендә тора", - дип хәбәр ителә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|