|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2020 Фаҗига
Йөзә белмәгән, әмма суга сикерә. Күлдә 13 яшьлек малай батып үлгән
Түбән Кама янындагы күлдә 13 яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га вакыйга урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе хәбәр итте. Агентлык язуынча, фаҗига бүген көндез Кызыл Чишмә бистәсе янында Каракүл күлендә булган. Фаҗига шаһитлары агентлык корреспондентына сөйләгәнчә, ике үсмер су коенырга килгән. Берсе йөзә белмәгән, әмма суга сикерергә уйлаган. Бала шунда ук диярлек су астына киткән.
Үсмер һәлак булган урынга 6нчы зона коткару отряды коткаручыларының водолазлары килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә малайны ярга һәлакәт урыныннан ерак булмаган балыкчылар чыгарганын әйткәннәр.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Шулай ук Яшел Үзән районындагы Октябрьский бистәсеннән ерак түгел урнашкан «Гидромеханизаторлар» бакчачылык ширкәте янында шаһитлар суда ир-атның мәетенә тап булган.
Бу хәл турында алар 2.50 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 бердәм номерына шалтыратып хәбәр иткән. Урынга шунда ук 2нче зона коткару отряды водолаз төркеме килгән. Иртәнге бишенче яртыда водолазлар 43 яшьлек ир-ат мәетен табып, полицейскийларга тапшырган.
Үлем сәбәбен хокук саклау органнары хезмәткәрләре ачыклый.
Кызганыч, июль башыннан бирле генә дә Татарстан сулыкларында 12 һәлакәт булган, аларда 12 кеше һәлак булган. Тагын 6 кеше, шул исәптән бер баланы, коткарып кала алганнар.
Статистика буенча, суда үлү очракларының 80 проценты кешеләрнең исерек һәм җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда коенуы аркасында килеп чыга.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе эссе һава торышына карамастан, бу көннәрдә су коену - тормыш өчен зур куркыныч булуын кисәтә.
Республикада коену сезоны коронавирус пандемиясе белән бәйле киеренке хәл аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабында гына ачылачак.
--- |
Иң күп укылган
|