|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2020 Мәдәният
Танылган сүз остасы Рәшит Сабировка 65 яшь тулды (ФОТО)Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров әле бүген дә әйдәп баручы нәфис сүз остасы. Гомере буе Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән артист классик проза һәм шигьри әсәрләрне дә, юмор әсәрләрен дә югары осталык белән башкара. Ул башкалабызда, Татарстанның һәм Россиянең бик күп төбәкләрендә күренекле сәнгать осталарының концертларын, юбилей кичәләрен алып бара.
Филармония сәхнә ветераннарының "Илһамият" клубы концертларында чыгыш ясый.
Быел аның юбилей елы - июль башында Рәшит Сабировка 65 яшь тулды. Аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар, дәвамлы сәхнә эшчәнлеге телибез!
--- |
Иң күп укылган
|