поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
09.07.2020 Экология

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: «Августта корылык булырга мөмкин»

Кичә һәм бүген республикада эссе һава торышы хакимлек итә. Кызулыктан интегүчеләр күп. Өлкәннәр хәлсезлектән тилмерә, эссе сугучылар да җитәрлек. Эсседән котылыйм дип, суга кереп, зыян күрүчеләр дә бар. Татарстан өчен мондый температура гадәтиме? КФУның метеорология, климатология, атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев республикага антициклон килүен әйтә.

– Температура климатик нормадан 5-6 градуска югары. Шунлыктан эссе озакка сузылырга мөмкин. 10-11 июльдә бераз температура төшәчәк. Атна буе явым-төшем булмаячак. Антициклон нәтиҗәсендә сәнәгать оешмалары һәм транспорттан чыккан зыянлы матдәләр һавада тотылып кала. Эссе һәм кояш сугу ихтималы зур. Шуңа да баш киеме кимичә урамга чыкмагыз, – ди профессор.
 
Аның сүзләрендә Татарстанга эссе һаваны Казахстан җилләре алып килә. Мондый кызу көннәр 1972 һәм 2010 елларда күзәтелгән. Ул чакта корылык килде. Ә быел бу хәл кабатланырмы? Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, курыкмаска куша. Бернинди корылык та көтелми, ди ул.
 
– Бу җәйге челлә дип атала. Әле ул керәшеннәрнең Питрау бәйрәменнән соң гына күзәтелергә тиеш иде. Быел иртәләде. Гадәттә, сабан ашлыгы өлгергәндә эссе була торган иде. Ул урысларның Раштуа бәйрәменә туры килә. Шуңа да озакка сузылмаячак. Торса 4-5 көн булыр. Киләсе атнада инде мондый эсселәр бетәчәк. Ә менә августта корылык булырга мөмкин, – ди ул.
 
Табиблар эссе көннәрдә кешеләргә өйдә утырырга куша.
 
– Салкын тиеп, үпкә ялкынсынып, вирус эләктереп авыручылар болай да күп. Республикадагы вазгыятьне барыбыз да беләбез. Шуңа да эссе көннәрдә халык үзен сакларга өйрәнсен иде. Салкынча урында булырга, урамга чыкканда башына киеп йөрергә тиеш, – ди “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры Айгөл Насыйрова. – Бу чорда аеруча йөрәк авырулары кузгала. Кан басымы уйный. Эссе сугып чакыручылар бар инде. Андыйларны салкынча урынга урнаштырабыз. Тәрәзәләрен ачып җилләтәбез. Эссене салкын белән генә җиңеп була.
 
Кичә Норлат районында 35 градус эссе булган.
 
– Мондый көннәрне күргән юк иде. Кырымга бармасак, үзе килә икән дип шаярдык. Әмма кечкенә баламны эссе сукты. Кичкә тән температурасы күтәрелде. Косты да. Куркып беттек. Әле ярый, авыруы узды, — ди Норлатта яшәүче Айсылу Галиева. – Бездә бүген дә эссе. Өйдәге барлык тәрәзәләрне ачып җилләтәбез. Күбрәк су эчәбез. Әби белән бабайны караңгы, салкынча бүлмәдә генә тотабыз. Кирәкле даруларын биреп торабыз.
 
Эсседән ничек сакланырга соң?
 
– Көннең кызу вакытында һавада азрак йөрегез;
– Су эчүне бермә-бер арттырыгыз;
– Минераль сулар, соклар, сөт ризыклары кулланыгыз;
– Киемнәрегез табигый тукымадан булсын;
– Эсседә спиртлы эчемлекләр эчүдән тыелып орыгыз. Шулай ук тәмәке тарту да ярамый;
 
Эссе сугу билгеләрен нинди була?
 
Бу вакытта баш авырта, хәлсезлек күзәтелә, күңел болгану, косасы килү була. Тән температурасы күтәрелеп китә. Кайчак борын канау, аңынны югалту, тәнне көзән җыеру да күзәтелергә мөмкин. Мондый очракта авыруны күләгәле урынга яткырып, аякларын бераз өскә күтәрергә кирәк. Кием каптыргычларын ычкындырыгыз. Авыруның йөзенә су бөркү, башына салкын су белән чылатылган чүпрәк кую да булыша. Аңын югалаткан икән нашатырь спирты иснәтү кирәк. Аныңа килгәч, су эчертегез. Хәле яхшырмаса, табиб чакыртыгыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.07.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»