поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.07.2020 Дин

Татарстан мөфтияте Казанда өйсез калганнарга ярдәм җыя

Казанның “Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексында көн саен йорт-җирсез калган һәм мохтаҗ кешеләргә 300 порция кайнар ризык таратыла. Әлеге комплекс Борһан Шахиди урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан. Үз канаты астына алып, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе һәм Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тырышлыгы белән, бу приютны азык-төлек белән тәэмин итә.

Көн саен сәгать 10.00 да приют җирлегенә 150 порция иртәнге аш, 14.00 сәгаттә – 150 порция кайнар төшке аш китерелә. Ризыкны бер генә кулланыла торган савыт-сабага салалар, соңыннан, вируска каршы профилактика чараларын саклап, ялгыз калган олы яшьтәге кешеләргә, инвалидларга, ярлы һәм күп балалы гаиләләргә, авыр хәлдә калганнарга тараталар.

Тәүлегенә 300 порция ризык әзерләү уртача 8-11 мең сумга төшә. Кайнар ашларны даими рәвештә чиратлашып билгеле бер көндә Казанның ике хәләл рестораны китереп тора. Ләкин әлегә атнаның ике көне – дүшәмбе һәм шимбә “буш” калды, бу көннәрдә мохтаҗларны туендыру битараф булмаган кешеләр ярдәмендә җыелган акчага оештырыла.

Б. Шахиди урамыныда урнашкан Комплекс танылган җәмәгать эшлеклесе Азат Гайнетдинов җитәкләгән Реабилитация һәм адаптация үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Монда өйсез калганнар өчен йокы урыннары, душ һәм мунча, санузел, кием һәм аяк киеме кабул итә торган пунктлар булдырылды. Бирегә, милләтенә һәм диненә карамастан, авыр тормыш хәлендә калган төрле кеше килә ала. Приютта уртача  25-30 кеше тора.   

Кадерле дин кардәшләребез! Мөхтәрәм казанлылар һәм татарстанлылар! Әгәр сезнең йорт-җирсез калганнарга ярдәм итәргә теләгегез булса, моны берничә юл белән башкара аласыз:

- Акчаны Сбербанк картасына 4817 7601 5749 9199 ( Гүзәл Илдаровна Хәмидуллина – комплексның хезмәткәре) күчереп була

- Әгәр сез хәләл кафе-ресторан тотасыз икән, атнаның шимбә яки дүшәмбе көннәрендә приютны ризык белән тәэмин итә аласыз − Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәвләтшин белән элемтәгә керү өчен телефон (т.: +7 (937) 290-05-61)

- Яхшы хәлдә сакланган (!) ел фасылына туры килгән кием-салым, аяк киеме, сумка һәм баш киемнәрен һ.б. приютка көн дә 09.00-дан 19.00 сәгатькә кадәр китереп була.

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Белешмә өчен: ТР МДН “Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексы белән Автоном коммерциячел булмаган Реабилитация һәм адаптация социаль үзәге белән 2014-нче елдан бирле хезмәттәшлек итә. Мисал өчен, быел VIII Республикакүләм ифтары кысаларында Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды ярдәме белән Үзәккә көн саен 400-гә якын ифтар җыелмалары  килеп торды. Казанның Вахитов һәм Иделбуе районнары мөхтәсибәте өстәп тагын 400 порция кайнар ризык таратуны оештырды. Моннан тыш, Рамазан аенда Диния нәзарәте, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тырышлыгы белән, приютка санузел һәм мунча оештыру өчен өстәмә павильоннар бүләк итте.

 

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»