|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2020 Фаҗига
Үз әнисен харап иткәнКичә көндез, 6 июльдә, Хәйбулла районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә бер хатын үлгән. Төбәктәге дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, Юлдыбай-Акъяр-Сара автомобиль юлының 67нче километрында “Ваз-2109” руле артындагы 38 яшьлек хәйбуллалы ни сәбәпледер кюветка очып төшеп китә һәм машина әйләнеп каплана. Кызганычка каршы, авария нәтиҗәсендә йөртүченең салонда булган 56 яшьлек әнисенең гомере өзелә.
Соңрак аның медицина тикшерүеннән баш тартуы билгеле була. ЮХИДИ хезмәткәрләре вакыйга сәбәпләрен тикшерә.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: БР ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.
--- |
Иң күп укылган
|