поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
06.07.2020 Ир белән хатын

Бу гаиләдә тавыш күтәреп сөйләшмиләр, савыт-саба да шалтырамый

Розалия Вазыйх кызы Әһлиева белән Исхак Исмәгыйль улы Әхмәтҗановларның гаилә корып яши башлауларына 17 июльдә 50 ел тула. Бу турыда язмыйча булдыра алмыйм, чөнки бу кешеләрнең тормышлары бик матур һәм мәгънәле булып үтә. Бу чын татар гаиләсенең учагы элеккеге Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә кабынып китә.

Куйбышев юридик институты студенты Исхак Әхмәтҗанов данлы Тупли авылында ишле гаиләдә туып-үсә. Шәһәрдә яшәүче Һаҗәр исемле олы апасының хәлен белергә килгәч, анда шәһәр кызы Розалияне очрата һәм гашыйк була.

Якын туганыбыз булган Сания апа бердәнбер кызы Розалия белән Ленинградтан туган якларыбызга кайтып яши башлаган иде. Ана, берүзе булуына карамастан, авырлыкларга бирешмичә, кызына төпле тәрбия биргән, ә йөрәк мае булган 18 яшьлек Розалиясе тәртипле татар егете белән танышканын ачыклагач, туй уздырырга рөхсәт иткән. Бу вакыйга 1970 елның 17 июлендә була.

Яңа туган гаилә Сания апаның бер бүлмәле фатирында яши башлый. Исхак көндезләрен уңышлы гына укый, кичләрен эшли. Розалия дә бухгалтер булып гаилә кесәсенә үз өлешен кертә килә. Кызлары Әлфия белән уллары Рамил тугач та, яшь гаилә әниләренең бер бүлмәле фатирында бер тын-тавыш кузгатмыйча, искиткеч тату яшиләр. Сания апа олы җанлы кеше, кунакчыл хуҗабикә буларак, оныкларын тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Аның бишенче каттагы кечкенә генә фатирында төрле сәүдә эшләре, Зирекле Куактан йомыш белән килгән туганнары һәм авылдашлары кунган төннәр санаусыз иде.

Югары белемле яшь белгечне Ульяновск өлкәсе Вешкайма район үзәгенә судья итеп эшкә җибәрәләр. Кануннарны төпле белгән, халыкка бар күңеле белән хезмәт иткән Исхак Исмәгыйль улын, тәҗрибә туплагач, 1986 елда Мәләкәс районының баш судьясы итеп билгелиләр. 10 ел буе Әхмәтҗановлар гаиләсе Димитровградта яши. Гаилә башлыгы намуслы судья булып таныла, хатыны бухгалтерия һәм финанслар өлкәсендә хезмәт итә. Балалары, урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына укырга керәләр, икесе дә әтисе юлыннан китеп, юриспруденция өлкәсендә хезмәт итәләр.

Әлбәттә, гел эш белән генә яшәмиләр алар. Бәйрәм көннәрендә дә, күңелләре тулган чакларда да Исхак кулына баян ала, ә Розалиясе, аңа кушылып, моңлы итеп җырлый. Гаиләләрендә гел татар мохиты хөкем сөрә, өйдә гел татар телендә сөйләшәләр, гореф-гадәтләребезне үтәп гомер кичерәләр. Гаилә башлыгының тагын бер һөнәре бар - Вешкаймада да, Димитровградка күчкәч тә ул үз куллары белән өйләр салып керде. Искиткеч балта остасы ул! Бу һөнәргә аны әтисе, сугыш ветераны, озак еллар Тупли авылы Советы җитәкчесе булып эшләгән Исмәгыйль ага Әхмәтҗанов өйрәтеп калдыргандыр.

Туксанынчы елларда Исхак Исмәгыйль улын Ульяновскиның Засвияжье судына эшкә алалар. Шул вакыттан бирле өлкә халкы арасында ярдәмчел, бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган вөҗданлы хакимдар булып танылган якташыбыз Ульяновскида яши. Хәзерге вакытта бу матур пар инде лаеклы ялда. Исхак абый намазга басты, мәчеткә йөри. Кайда гына яшәсәләр дә, Сания апа гомер буе алар белән яшәде, урыны турдә иде. Хөрмәт итеп, картлык көнендә тәрбияләп, гореф-гадәтләребезне җиренә җиткереп, бакыйлыкка озаттылар.

Әхмәтҗановларның дәвамчылары да әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермичә яшиләр. Кызлары Әлфия Самарада яши. Тормыш иптәше Ринат белән ике акыллы кыз, бер малай үстерәләр. Олылары Динара быел Самарада медицина университетын тәмамлап, ординатурага керергә тора. Регина 10нчы сыйныфны тәмамлады. Уллары Рамил Ульяновск таможнясында бик жаваплы һәм дәрәжәле урында эшли. Хәләл жефете Света белән ике кыз, бер малай үстерәләр. Олы кызлары Эльвира социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәт куя, тормышта инде. Икенче кызлары Әминә Ульяновскиның беренче гимназиясен алтын медальгә тамамлады, Казан федераль университетының кытай теле бүлегендә укый. Төпчек уллары Тимурга әле 6 яшь кенә.

Әхмәтҗановлар гаиләсе тагын бер яхшы ягы белән аерылып тора: бу гаиләдә тавыш күтәреп сөйләшмиләр, туганнары, дуслары күзәтүе буенча, савыт-саба да шалтырамый. Яшь буын кешеләренә үрнәк булырлык лаеклы гаилә бу!

Аларның йөрәк җылысы, игътибары барча туганнарына, күпсанлы дусларына да җитә. Искиткеч вакыйга: алар инде 50 ел буе Самарадагы дуслары Надим һәм Әлфия Ибәтулловлар, Мөгътәсим һәм Наилә Үзбәковлар гаиләләре белән туганнар кебек, чын дуслык хисләрен югалтмыйча, шатлык-куанычларны бер итеп, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашып яшиләр. Кунакларны ачык йөз, мул табыннар белән каршы алалар, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышалар. Апаның әйткән сүзе бер - Ульяновскига килсәгез, кермичә китмәгез! Шушы җөмләсе өчен генә дә олы рәхмәт юллары язасы килә аларга. Әйе, алтын туйлар вакытына житкән гаиләләр күп була, ләкин, бу гаилә барысыннан да татулыгы, тугрылыклы, намуслы булуы белән аерылып тора.

Алдагы көннәрдә дә шул сыйфатларын югалтмыйча, исәнлектә, тигезлектә, татулыкта, муллыкта гомер кичерегез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, бала-оныкларыгызның игелеген күреп, уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Кылган яхшылыкларыгыз өчен мең рәхмәт!

 

Нурия ХӘФИЯТУЛЛОВА.

Димитровград шәһәре,

Ульян өлкәсе.


---
Бердәмлек
№ --- | 06.07.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»