|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2020 Хәйрия
Коронавирустан вафат булган көрәшче Ильяс Галимовның гаиләсенә ярдәм кирәкТанылган көрәшче, Татарстанның атказанган спорт остасы Ильяс Галимов коронавирустан 3 июнь көнне вафат булды. Башта аңарда яңа вирус барлыгын инкарь итсәләр дә, соңрак Ильясның барыбер шушы зәхмәттән вафат булуы ачыкланды. Ильяс Галимовның хатыны – ирсез, кызлары әтисез калды. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, батырның вафатыннан соң хатыны да әлегә эшли алмый. Башта ул үзе дә хастаханәдә ятты, хәзерге вакытта да больничныйда.
Кызлары да әтиләрен югалтуны бик авыр кичерә икән. Ә яшәргә кирәк. Кызганыч, матди ярдәм дә сорала. Шул уңайдан Әлмәт көрәшчеләре көрәш җәмәгатьчелегеннән Ильясның гаиләсенә ярдәм итү турында мөрәҗәгать белән чыкты. Әлмәт көрәш федерациясе инде матди ярдәм күрсәткән. Башкалар да бу эштән читтә калмасыннар иде, ди алар.
Реквизитлар: 4276 6200 2865 4469 (Гафиев Фанис Наильевич исеменә)
Банк картасы 89872923796 телефонына беркетелгән.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|