поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
06.08.2010 Шоу-бизнес

ЛӘЙЛӘ ТУЙГА ӘЗЕРЛӘНӘ

Моннан берничә көн элек редакциягә Ләйлә Дәүләтова килеп керде. Сораштырмыйча булдыра алмадык.

– Ләйлә, чит илдә түгелмени син? Бу эссегә ничек түзәсең?

 

– Төркия үзебездә бит инде! Өйдә дә, машинада да кондиционер. Эштән һәм шәхси дөньядан бушаган арада әни янына ашыгам. Мин кайткач, аңа суыграктыр кебек!

 

– Әле эссе дип тормагансың. Узган атнада гына туй алып баргансың икән. Әлеге шөгыльгә күптән керештеңме?

 

– Моңа кадәр йөзләгән тәкъдим булгандыр. Гел кире кага идем. Якын дустым кияүгә чыкканга гына ризалаштым.

 

– Әлбәттә, туйны син алып бару кияү белән кәләшкә зур дәрәҗә булгандыр. Тик бу телевидениедәге эшеңә комачауламыймы соң?

 

– Соң, туй ясау – "Адәм белән Һава"га яңа гаиләләр әзерләү дигән сүз бит инде ул!

 

– Димәк, хәзер сине теләгән кеше туена чакыра ала?

 

– Чакыра ала. Һәр җиргә барып булмаска да мөмкин. Шулай да бу туй бетүгә үк ике кеше тәкъдим ясады, икесенә дә ризалаштым. Хәзер шул туйларга әзерләнәм.

 

– Туй алып бару шулай ошадымыни?

 

– Бик тә! Иң мөһиме: үзебезгә генә түгел, туйдагыларга ошады. Мондый шәп туй булганы юк иде дип бик күпләр әйтте. Мине андый шаян итеп күргәннәре юк иде бит. Кешене шатландыру – үзеңә дә рәхәт ул. Без бит алып баручы гына түгел, шаһит белән шаһидә дә булдык.

 

– Кем инде ул без?

 

– Без ул – мин һәм Ранил исемле бик шәп бер егет. Ул үзе җырлар яза, үзе шәп итеп җырлый, юмор хисе, уңай энергиясе бөркелеп тора.

 

– Алайса, рәхәтләнеп дуэтлар да җырлагансыздыр?

 

– "Туй күлмәге", "Рәхмәт" һ.б. бәхетле мәхәббәт турындагы җырлар берсе дә калмады бугай!

 

 – Ранил белән сезне нәрсә бәйләде соң?

 

– Әллә нәрсәләр... (серле елмая), соклану, янәшә булудан тәм табу... Без күптән таныш идек. Барысын да сөйләтмә инде, Габделбәр абый...

 

Килештек, Ләйләгә мәхәббәт аңлатучылар җитәрлек. Яшь егетләрнең генә түгел, бабайларның да йөрәген җилкетә ул. Маннур ага Саттаровның Ләйләгә карата шигъри хисләрен сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.

 

 

 

Мине утка салдың, Ләйләм

 

Бакчаларда йоклаганда

Җил алды юрганымны.

Ләйләм, кошлар да сөйләми

Ни хәлдә торганыңны.

 

Аягыма калуш кимим,

Сыры бетсә, тая ул.

Төсе килсә, акылы килми,

Ләйләм, сиңа кая ул!

 

Биек тауга менеп кенә

Уфа күренәмени?

Ләйләмне тик төштә күреп,

Күңел сүреләмени?

 

Агыйделне буйлар идем,

Көймәдә мотор булса.

Ләйләм, дошман арта икән,

Ярларың матур булса.

 

Биек тауның чиясе,

Пешкәч җиргә тиясе.

Иң чибәргә таҗ чиккәннәр,

Аны Ләйләм киясе.

 

Бүген төнлә бер төш күрдем:

Талга ефәк урадым.

Бу төшемне Ләйләм белән

Кавышуга юрадым.

 

Гармуннарда зәңгәр күрүк,

Кагыла күрмә берүк!

Ләйләм, бәгърем, ятлар белән

Мавыга күрмә берүк!

 

Кесәмдәге кулъяулыгым

Балдактан үтәр кебек.

Ләйләм белән бер сөйләшсәм,

Бар кайгым бетәр кебек.

 

Кулъяулыгым көрән-көрән,

Мәк чәчәгенә төрәм.

Ләйләм, тәндә җаным ничек,

Мин сине шулай күрәм.

 

Быел ике былбыл күрдем,

Берсе – ак, берсе – чуар.

Ләйләм, мине утка салдың,

Теләсәң ничек чыгар!


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 158-159 | 06.08.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»