поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.07.2020 Язмыш

Ике тапкыр хыянәт кичергән хатын: "Урманга чыгып кычкырасы килгән чакларым булды"

Ул вакыттагы халәтемне үзем генә беләм. Елап та булмый, ичмасам, чөнки янымда кызым бар. Кем беләндер бүлешеп тә булмый: үземә кызганып караганнарын күрү бик авыр булыр иде. Бик еш урманга чыгып кычкырасы килгән чакларым булды.

Инстаграмда таныш булмаган бер дустымның постларын игътибар белән укып барам. Мәхәббәт, аерылышу, яшәү мәгънәсе, ир-хатын мөнәсәбәтләре темасына яза ул. Исеме дә, фотолары да юк үзенең.Инстаграмда таныш булмаган бер дустымның постларын игътибар белән укып барам. Мәхәббәт, аерылышу, яшәү мәгънәсе, ир-хатын мөнәсәбәтләре темасына яза ул. Исеме дә, фотолары да юк үзенең. Күңел нидер сизеп, яздым мин аңа: “нигә үзеңне күрсәтмисең? Исемеңне булса да яз әле” дим.

Адашым икән, Айгөл исемле, Татарстан районнарының берсендә яши. Һәм түбәндәге текстны язды миңа. Шуннан соң гына бар да аңлашылды. “Чиккә җитсәң, ирексездән ачасың икән ул йөрәк серләреңне, вакытка карап тормыйсың. Кичергәнне кәгазь битенә төшерү яки социаль челтәргә кую – эчкә җыелганны тышка чыгарыр өчен шәп юл, күңелең бушана. Бөтен кичергәннәреңне иң якын кешеләр белән генә дә бүлешеп бетеп булмый, аңлаулары шикле, үз башыңда гына әйләндереп утыру да мәгънәсез. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә минем исемем дә юк, фотоларым да абстракт сурәтләр.

...Кичергәннәремнең башы моннан 12 ел элекке хәлләргә барып тоташа. 2013 елда миңа аерылырга туры килде. Педколледжны тәмамлаган елны ук 19 яшемдә сикерә-сикерә кияүгә чыккан идем, 24 яшемдә аерылып кайттым. Дөресрәге, ир дигән кешем көнләшүенә чыдый алмыйча, бала белән мине урамга куып чыгарды. Әле ярый куып чыгарган, иртәме-соңмы исерек әтисенең миңа ыргыткан пычакларыннан үлгән булыр идем дип уйлыйм хәзер. Нәкъ менә шул вакыттан минем ир-ат затына дөм ышанычым бетте, чөнки без әле аерылышмаган чакта ук аның хыянәт иткәнен ишеттерделәр.

Ирдән киткәч, бераз авылда әти-әни янында яшәдек тә, эшкә, балалар бакчасына бик ерак булгач, районнан квартира снимать итеп яши башладык. Мәхшәрләр тора-бара онытыла төште, кызым укырга керде, үзем эшләдем, шулай итеп яшәдек. Әле дә кеше фатирында акча түләп яшибез, чөнки районда ипотека алып түләп барырлык хезмәт хакы бирмиләр.

Шулай алты ел узды, тынычлыкка шундый ияләштек, бертуктаусыз тавыш чыгарып торучы булмагач, рәхәт бит. Шул вакыт эчендә әти-әниләр дә “үзеңә берәр тиң кеше тап инде, кызым, яп-яшь бит әле син, бөтен ир дә бертөрле булмый” дип әйтеп килделәр. Ә минем үзем белән танышырга теләгән бөтен кешедән качасым гына килә иде. Бик бәйләнчекләре, туры сүзлелегемне күтәрә алмыйча, үзләре дә тиз тайдылар, ир-ат андый хатын-кыздан курка бит ул. Шулай әнинең чираттагы нәсыйхәтләреннән соң, бер ир белән очрашып-танышып карарга булдым. Исәбем: әнигә хәзерге бөтен ирләрнең дә бертөрле икәнен күрсәтү иде.

Танышып киттек. Аның үткән тормышында да хыянәт барлыгын белгәч, ничектер күңелемә якын булып тоелды ул миңа. Хыянәтне үз башыннан кичергән кеше аның авыр булуын аңлый, башкаларга авырлык теләми дип уйладым. "Ышанырга өйрән миңа, мин сине алдамаячакмын" дигәч, күпмедер вакыттан тормышка, ир-атларга ышаныч та кайта башлады. Ниндидер начарлык көтеп яшәми торганга әйләндем. Шулай матур гына бер еллап вакыт узды. Һәм... кисәк кенә алыштырып куйдылармыни ышанычлы кешемне. Телефоннан ике генә сүз әйтте дә, араны өзде. Ул вакыттагы халәтемне үзем генә беләм. Елап та булмый, ичмасам, чөнки янымда кызым бар. Кем беләндер бүлешеп тә булмый: үземә кызганып караганнарын күрү бик авыр булыр иде. Бик еш урманга чыгып кычкырасы килгән чакларым булды.

Шуннан соң бу аккаунтны ачтым. Укысыннар өчен түгел, ә бары үзем өчен. Үз исемем белән ачылган аккаунтта боларның берсе дә юк, анда минем барысы яхшы. Менә шундый хәлләр. Тормыш шул бу, төрлесе була. Бәлки берәр кайчан дөньям түгәрәкләнер әле...”

Фото: http://pixabay.com

 

 

Айгөл ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 03.07.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»