|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2020 Мәдәният
"Яңа сезонда мондый аерылышулар булмасын иде"- кариевлылар озак аерылышудан соң беренче очрашуын уздырды (ФОТО)Кариев театры коллективы өч айга сузылган озын яллардан соң 33 сезонны ачып җибәрде. Яңа яну, иҗади эзләнү шатлыгы белән яшиләр. - Ниһаять! Без очраштык! Өч ай тынлыктан соң күңелләрдә нинди хисләр биләгәнен язып тору кирәкме икән?! - дип, шатлык хисләрен белдерә кариевлылар. Пандемия шартларында мәдәният хезмәткәрләре иң беренчеләрдән булып эшләрен туктатырга, онлайнга күчәргә мәҗбүр булды. инде менә коллективның яңа сезонда беренче "тере" очрашуы. - Сезне күрүебезгә бик шатбыз, яңа сезонда мондый аерылышулар булмасын иде!" - дип башлады труппаның җыелышын директорыбызГүзәл Сәгыйтова. Нәтиҗәләр ясалды, планнар билгеләнде. Яңа көчләр белән алга - 33 нче сезонга атлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|