поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.06.2020 Хәвеф-хәтәр

“Поле Чудес” программасын алып баручы Леонид Якубович та Ефремовны яклап чыкты

Актер Михаил Ефремов китереп чыгарган автоһәлакәт хакында белмәгән, ишетмәгән кеше калмагандыр инде. 8 июнь иртәсендә актер каршы юлга чыгу сәбәпле, “Лада” машинасына килеп керә һәм 57 яшьлек Сергей Захаровның гомерен өзә. Ә авариянең сәбәбе бер генә — Ефремовның исерек килеш (ә соңыннан аның канында наркотик та табыла) руль артына утыруы.

Әгәр дә һәлакәтне гадәти кеше китереп чыгарса, аны бер 15 елга утыртып куярлар иде дә, барысы да онытыр иде, бәлки. Ә монда бит танылган артист, зур шәхес! Күз алдыгызга китерегез, әгәр дә Захаров белән Ефремовның урыннары алмашкан булса, Захаровның күзен ачыручы булмас иде. Янәсе, син шундый данлыклы кешене үтердең. Ә монда... Рязань өлкәсеннән булган гап-гади машина йөртүче. 

Ефремовның аягын гына үпмиләр инде. Янәсе ул гаепле түгел, барысына да үзчикләүләр сәбәпче. Артистларның иҗади шәхесләр булуы, мондый шартларда аларга авыр икәнен кат-кат тукыдылар. Ә Захаров гаиләсенә җиңелме? Җиңел булса, ул таң беленер-беленмәс курьер булып эшләр идеме?! Бу җинаятьтә мине беренче гаҗәпкә калдырган әйбер – ул да булса Ефремовны өенә кайтарып җибәрү.

Аннан соң исә Интернетта аның мөрәҗәгате чыкты. Гәрчә, өй шартларында тоткынлыкта булганда, элемтә чараларыннан куллану тыелса да. Гомумән, исерек килеш руль артына утырып, кеше үлеменә китергән авария өчен закон нигезендә аны 5 елдан 12 елга кадәр хөкем итәргә тиешләр иде.

Михаил әфәнде мөрәҗәгатендә дә “Мине кичереп булмый. Мин үземә ышанганнарның барысының да өметен акламадым. Исерек килеш рульгә утыру кичерелергә дә тиеш түгел. Өстәвенә, яхшы кеше, әйбәт ир-егет, минем яшьтәшем үлеп, гаиләгә шундый кайгы килгәндә... Алга таба ничек яшәргә икәнен дә аңламыйм. Беләм, күбесе, артист булгач, мине якларлар дип уйлый. Бу эштә таныш-белешләремнән ярдәм сорармын, дип саный. Болай эшләмим һәм җыенмыйм да. Барысы да барысын да күрде”, - дигән иде актер. Ә нәтиҗәдә нәрсә? Исерек килеш руль артына утыруын ул дустына ярдәм итәр өчен шулай эшләдем, дип аклана. Янәсе, Украинада яши торган дустының Мәскәүдәге хатыны хастаханәгә эләккән. Ефремов шуларга ярдәм итәргә барган. Лач исерек килеш зур да ярдәм күрсәткәндер инде! Андый халәттәге кешене сәламәт килеш тә күрәсең килми дә, авырганда бигрәк тә.

Кыскасы, бу тарихның очы-кырые әле күренми. Сүз башым да, бу хакта язарга алынуымның сәбәбе дә башкачарак иде. Ник безнең илдә җинаять кылган кеше сәхнә “йолдызы”, сәясәтче, һич югы танылган кеше икән, аны ни сәбәпле Алланың кашка тәкәсе урынына күрәләр? Ник, ул башка гражданнар кебек үк бер үк хокукта түгелме? Атказанган исеме аларны кагылгысыз итәме? Әнә, Чувашиянең элеккеге мәрхүм башлыгы үзен кеше янында тота белмәгәч, кәнәфиеннән дә “очты”. Нишләп әле артист үзе кылган гамәлләр өчен җаваплы булмаска ди?!

Өстәвенә, бу Ефремовның беренче генә тамашасы түгел. Ул, эчәргә яратуы сәбәпле, берничә тапкыр фильм төшерү процессларын туктаттырган, төшерү мәйданында җәнҗал чыгарган. Аның аэропортта сугышып йөргәннәре хакында да язгаладылар. Өстәвенә, 2019 елда Михаил Ефремов бер тапкыр исерек килеш машинасы белән авария ясаган иде инде, бәхеткә, ул чагында зыян күрүчеләр булмады. Ә 2020 елда ел башыннан алып 10 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозган. Хәзер дә минем акчам дөнья кадәр дип мактанып утыра! Аекның уенда — исерекнең телендә, диләр бит. Димәк ул да акчасы, байлыгы һәм исеме белән гөнаһларын “юачагына” тулысынча ышана. Реклама Ә иң аянычлысы – күп кенә танылган кешеләрнең Ефремовны яклап чыгуы.

Янәсе, бу очракта халык дөрес эшләми, Михаил әфәндене тәнкыйтьләргә кирәкми, ул бит шәхес! Үзе дә алкоголь белән бик дус һәм шактый гына бәхәсләргә кергән актер Алексей Панин: “Ефремов кебек артистлар юк, алар бик аз. Әгәр дә кеше Ефремов аркасында һәлак булган икән, бу әлбәттә куркыныч. Әмма андый кешене төрмәгә утыртырга ярамый. Әгәр дә аны утыртсалар, мин аның белән утырам”, - ди.

“Поле Чудес” программасын алып баручы Леонид Якубович та Ефремовны яклап чыкты. Тина Канделаки да: “Миңа Миша да кызганыч. Аның дәрәҗәләре исемлегендә хаталарыннан зыян күрүчеләр түгел, ә рәхмәт әйткән тамашачысы булырга тиеш”, - ди ул. Бу очракта мин бер генә танылган кешенең фикере белән килешә алам. Ксения Собчакның “Алкоголь – ул начарлык!” диюе белән. Тик моны аңлау өчен кеше үтереп карарга кирәк булганмы икән? Ефремовның юл кагыйдәләрен бозу буенча дистәләгән штрафлары түләнелмәве хакында мәгълүматлар дөреслеккә туры килсә, хаталарны алданрак та төзәтеп була иде бит.

Сергей Захаровның туганнары баштан ук Ефремовтан акча алмыйбыз, суд үз карарын чыгарсын, дип барды. Һәлак булган Сергейны җирләргә дә өлгермәделәр, шул туганнар телевидениедә чыгыш ясады. Рейтинглы (!) тапшыруларда. Беләсез, андый тапшыруда төшкән өчен продюсерлар яхшы гына акча түли. Ничек инде үз кайгыңны үзең шулай чыгарып сата аласың?! Мәрхүмнең рухы рәнҗер дип тә курыкмыйлар! Бу урында бераз чигенеш ясыйм әле. Көн тудымы, күзе ачылуга кеше кулына телефонын алып, интернетка керә. Яңалыклар тасмасын әйләндерә-әйләндерә... һәм берәр фаҗига турында язылган әйберне укый башлый. Файдалы, үзен камилләштерә торган, рухи ачык бирә торган текстны түгел, ә нәкъ менә кем-кемне үтергән, кайда нәрсә шартлаган, янган, кем-кемгә аткан, асылынган, кискән-суйган һ.б. шундый әйберләр укыйлар.

Синең күңел биреп, кызыксынып, эзләнеп язган материалыңны 120 кеше укыса, фаҗига хакында язылганын 10 мең кеше каравы бар. Моңа без журналистлар үзебез дә гаепледер инде. Рейтинг артыннан куып, пычраклык, кансызлык һәм бәхетсезлек очраклары хакында күп язабыз. Әмма болай ярамыйдыр. Туктарга кирәк. Туктый белмәгәннәрне безне өстән күзәтүче туктата. Күзәнәге дә булмаган вирус булса да тарата, әмма туктата. Моңа инана башларга вакыттыр. ... Захаровның туганнарына килгәндә, алар акча алырга ризалашмады, әмма аларның адвокатын Захаровлар гаиләсен шуңа күндерергә юмалаулары билгеле. Ничек кенә булмасын, Сергей гына кире кайтмаячак. Кеше гомерен сатып алып булмый. Ә җинаять кылган адәм закон тарафыннан җәзасын алырга тиеш. Кайсы яктан карасаң да. 

Фото: tass.ru

 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.06.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»