|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2020 Мәдәният
«Казан» бию ансамбле концертына рәхим итегез!Кичә язган идек: Казандагы ике иҗат берләшмәсе – Казан шәһәр филармониясе һәм «Сәйдәш» мәдәният үзәге бер-берсен кунак итәчәк. Виртуаль мәйданчыкта. Икесе дә Инстаграмдагы аккаунтларына язылган тамашачылары өчен шәп күчтәнәч әзерләгән. Анысы бүген булачак. Ә иртәгә 1 июль көнне тагын бер тамаша көтә. 1 июльдә Инстаграмдагы https://www.instagram.com/kcsaidash_official сәхифәсендә «Казан» бию ансамбленең концерты белән хозурлана аласыз. Онлайн-концертларның өстенлеге шунда: аларны Казан тамашачысы һәм башкала кунаклары гына түгел, ә бөтен дөнья буйлап сибелгән татарлар да карый ала. Алай гына да түгел, «Казан» бию ансамбленең концерты башка милләт вәкилләре күңелләренә дә хуш килер. Онлайн тамашага Җир шарының теләсә кайсы ноктасыннан тоташырга мөмкин. Рәхим итегез! Башлана 15:00 сәгатьтә.
--- |
Иң күп укылган
|