Үз авылыма вертолет белән кайтып, туган йорт артындагы печән җиренә төшергә күптән хыял бар иде-бүген чынга ашты! Әле балалар белән энекәшләрне дә йөртеп килде пилот абый
---
Раяз Фасихов
№ --- | 27.06.2020
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2020 Авыл
«Памидурларны саклагыз!» – Раяз Фасихов авылына вертолет белән кайтып бакча башына кунды (ВИДЕО)Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов бу арада боралак белән йөрде. Вертолётны шулай диләр кайбер татарлар. Мамадыш якларын бер әйләнгәч, ул үзенең туган ягына Балтач районы Нөнәгәр авылына киткән. Вертолетның туган нигезенең бакча башына кунуы шактый күңелле. Берничә метр арада кәбестә, помидорлар үсеп утыра һәм шулар янына канатлы техника куна. "Үз авылыма вертолет белән кайтып, туган йорт артындагы печән җиренә төшергә күптән хыял бар иде - бүген чынга ашты! – дип яза Раяз, – Әле балалар белән энекәшләрне дә йөртеп килде пилот абый". "Памидурларны саклагыз!" - дип яза укучылар.
"Кода, минем бакчага да төшеп мен әле. Урын җитәрлек. Помидорлар юк. Люцерна гына", - дип яза аңа Әбри Хәбриев.
Моңарчы туган авылына Салават Фәтхетдинов та вертолет белән кайткан иде. Ул чакта “Матбугат.ру” болай дип язды: Салаватның әнисе янына вертолет белән кайтуы укучыларны икегә бүлде: https://matbugat.ru/news/?id=24474
Ә бу видеода Раязның авылга кайтуы:
|
Иң күп укылган
|