|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2020 Мәдәният
Ваһаповлылар зур онлайн-концерт әзерли. Түләүле, әмма...Рәшит Ваһапов фонды җырчылары зур онлайн-концерт эшләргә җыена. Керү акчага булачак. Шул турыда инстаграмда пост элделәр. Постның фотосында Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов һәм Зәлилә. Мәктәп балалары сыман тәти утыралар. Әйткәнебезчә, онлайн-концерт түләүле булачак. Әмма җырчыларны онлайн рәвештә акча эшләүдә гаепләргә ашыкмагыз. Ваһапов фонды җырчылары онлайн-концерттан кергән акчага мохтаҗ балаларга кирәкле әйберләр алып барырга ниятлиләр.
⠀
“Күңел дә ачарбыз, саваплы гамәл дә кылырбыз”, - ди ваһаповлылар.
Онлайн-концертның кайчан булачагын алдагы көннәрдә хәбәр итәрбез.
--- |
Иң күп укылган
|