|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2020 Дин
“Каргыш үзеңә кайта, кешегә төшми”Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмә. – Рамил хәзрәт, адәм баласының сиңа нинди мөнәсәбәттә икәнен ачыклау серләре бармы? Ул кеше синең белән әйбәт кенә аралашырга да мөмкин бит?
– Кемдер белә ала, кемдер белә алмый аны. Аның өчен психолог, йә бик тәҗрибәле кеше булырга кирәк. Кемдер алдана. Гаилә корганда да башта матур, яхшы итеп күрәсең, аннары гамәлләр белән тормыш ачыклый. Кешене билгеләү ысулы ул – ситуация. Менә бу ситуациядә кеше нишли, шунда ул күренә дә инде. Гомәр бин Хаттап әйткән бит: “Кешене күршесеннән сора, акча биреп кара яки авырлыкта булып кара”, – дигән, шунда кемнең кем икәне күренә. Ситуация билгели, аңа кадәр кешенең чын йөзен ачып булмый.
– Даһи җитәкче булуның серләре бармы?
– Элек җитәкчегә “солтан” дигәннәр. Солтан иң әзе ике яки өч сыйфатка ия булырга тиеш: белеме, мал куәте һәм хикмәт. Гыйлем, хикмәт, мал бергә туры килсә, ул яхшы җитәкче. Әгәр дә шуның берсе генә дә җитешмәсә, ул бик хәерле һәм дәвамлы җитәкче була алмый.
– Белемне ничек тупларга?
– Белем – тәҗрибә, уку, әти-әнисен күреп тә килә. Тормыштан өйрәнә. Кайчагында “өчле”гә укучылар җитәкче була, “отличниклар” түгел. “Өчле”гә укучы әшәкесен дә, яхшысын да белә. “Отличник” яхшы җитәкче була алмый, чөнки ул яхшыны гына күрә. Яхшы җитәкче ул –уртача белемле кеше.
– Авыр чакта ярдәм итүче кеше кирәк, аларны ничек табарга?
– Аллаһы Тәгалә яки бирә сиңа ярдәмче, яки бирми. Әгәр дә сине Аллаһы Тәгалә хөрмәт итсә, ярдәмче кеше бирә, әгәр дә Ул синнән борылса, йөзен чөерсә, ярдәмче бирми. Ярдәмче Аллаһтан бирелә.
– Аллаһның сине хөрмәт итүен каян белергә?
– Аллаһ авыр вакытта сиңа кеше бирәме? Ярдәм итүче дус – Аллаһның рәхмәте ул. Аллаһның рәхмәте булса гына дустың була, рәхмәте булмаса дустың булмый, нишләсәң дә.
– Яшь-җилкенчәкнең максимализмы нәрсә ул?
– Алар оптимист, реаль тормышны белмиләр. Шуңа күрә бөтен әйбергә җиңел карыйлар. “Ник бу болай, ник үзгәртеп булмый? Әйдә, яхшырак эшлибез. Минем зур акчалар эшлисем килә”, – диләр. Әмма акча эшләүнең нинди авыр икәнен алар белми. Яши-яши реаль тормышны күргәч, аңлый башлыйлар. Яшьләрнең янында олы кеше булса хәерле. Олы кеше хакыйкатьне аңлата, тормышта бөтен әйбер җиңел генә булмый, ди.
– Беренче урында карьера булган хатының белән ничек сөйләшергә?
– Менә бу инде ирдән тора. Ир – интроверт, хатыны экстраверт икән, бу – идеаль союз. Моны ир аңларга тиеш. Экстраверт хатын тормышны өстерәп барачак. Хатын өстерәп барсын өчен аңа карьера, акча, таныш-белешләр кирәк. Ир интроверт шуңа риза икән, ул бөтен әйберне уйлап, җөпләп бара, анда идеяләр юк. Ул идеаль әти, әйбәт ир, өйдәге бөтен әйберне эшли, ремонт ясый. Бөтен өй тәртиптә. Әгәр дә ир моңа риза түгел икән, мондый гаилә озак яши алмый.
– Ренат Ибраһимовның икенче гаиләсе дини. Кыямәт көнендә ул беренче гаиләсе өчен җавап бирәчәкме?
– Аерылган булса, җавап бирми.
– Балалары өчен?
– Җавап бирә, ул бит балаларыннан аерылмаган.
– Белүемчә, аның беренче гаиләдәге балалары диндә түгел.
– Әгәр дә аларның элемтәсе булса, ул аларга динне өйрәтергә тиеш.
– Тегеләрнең өйрәнергә теләге булмаса, Ренат гаеплеме?
– Юк.
– Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү Исламда бармы?
– Бар. Әтисе белән әнисе аерылган икән, бала ана белән калырга тиеш. Әмма әни акыл, әдәп-әхлак, динилек, яшәү рәвеше ягыннан ана булырга лаеклы түгел икән, ул вакытта баланы әтисенә бирәләр. Әтисе юк икән, әбисенә бирәләр.
– Хатын иренә: “Баланы күрсәтмим мин сиңа”, – дип әйтә аламы?
– Юк. Ярамый.
– Иң авыр вакытта сине ташлап калдырган кеше белән соңыннан ничек мөнәсәбәт корырга? Әллә аны онытыргамы?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына Вәхши исемле кеше килә дә: “Минем сине үтерәсем килгән иде, хәзер дингә килдем”, – ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Дингә килү алда булган бөтен гөнаһыңны кичерә. Тик минем күземә күренмәсәң яхшырак булыр иде”, – дигән. Шуңа күрә Вәхши мәчеткә кергәндә иң соңыннан гына керә торган булган, артта гына намаз укыган. Кичерсәң дә була.
– Ник каргарга ярамый? Сине каргарлык хәлгә китереп җиткерсәләр?
– Каргау тыелган, зур гөнаһ, ярамый. Аллаһның гына каргарга хакы бар. Кешенең адәм баласына ләгънәт кылырга хакы юк. Каргыш үзеңә кайта, кешегә төшми.
– Рәнҗү нәрсә ул? Рәнҗү төшәме?
– Рәнҗү төшә, әгәр дә ул кыерсытылган хәлгә калса. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кыерсытылган, мәзлүм кешенең догасыннан куркыгыз, чөнки аның белән Аллаһы Тәгалә арасында пәрдә юк”, – ди. Рәнҗетелгән кеше ул – кыерсытылган кеше, аның догалары ирешә.
– Рәнҗү нәрсә соң ул?
– Кешенең күңеленә каты итеп тисәң, күңелен төшерсәң, ул рәнҗергә мөмкин.
– Син изгелек кылып та аны аңламасалар, нишләргә?
– Аллаһы Тәгаләгә ирешсә, шуның белән чикләнергә кирәк. Син кеше өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен изгелек кылырга тиеш. Аллаһ Үзе ирештерә: “Кеше өчен изгелек кылсаң, Миңа ирешми. Минем өчен изгелек кылсаң, кешеләргә дә ирештерермен”, – ди.
– Соңгы вакытта авылда бал кортлары кырыла. Умарта кортларын асраучылар балдан сәдака бирми, күрәсең. Сәдака күпме түләнергә тиеш?
– Гошер 10% түләнә. 100 килоның 10 килосы гошер итеп бирелергә тиеш.
– Кемгә?
– Фәкыйрь-мескеннәргә, мохтаҗларга.
– Авылда аларны каян табарга?
– Ятим балалар үстергән ялгыз хатын булырга мөмкин яки балалар йортлары бар. Картлар йорты бар. Эзләгән кешегә табарга була.
– Димәк, кортларның кырылуы гошер бирмәүдән дә булырга мөмкинме?
– Мөмкин.
– Эшеңнең осталыгын арттыру өчен нишләргә кирәк?
– Эшләргә.
- Эшләү ни соң ул?
– Кем булып эшлисең, гел шуны эшләргә кирәк. Аннан соң тәҗрибә килә, туктарга ярамый. Язучы икән, язарга. Сөйләүче икән, гел сөйләргә. Җир казыйсың икән, җир казырга. Йорт саласың икән, йорт салырга.
– Кумирың булырга тиешме?
– Үрнәк алу кирәк. Безнең иң зур кумирыбыз – Пәйгамбәребез (с.г.в.). Кызганыч, без аннан үрнәк алмыйбыз һәм шуңа күрә харап булып йөрибез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) иң яхшы әти, ир, полководец, казый, дус, күрше булган. Бөтен яктан үрнәк. Аннан бөтен кеше үрнәк алырга мөмкин: җитәкче дә, фәкыйрь дә, мескен дә. Аның тормышында бөтен әйбер булган: авырган, сихерләгәннәр, фәкыйрь дә булган, ятимлектә яшәгән, сугышкан, куып та чыгарганнар, үтерәбез дигәннәр, җәзалаганнар. Үрнәк булырдай аның кебек кеше юк. Безнең аның тормыш юлын өйрәнгәнебез юк, ә өйрәнергә кирәк. Хәтта аның янына шагыйрьләр килгән: “И, Рәсүлуллаһ, шушы шигырьне язган идем, укып чык әле”, – дигәннәр. Укып чыккан да: “Менә монда рифмаң туры килми, үзгәрт”, – дигән. Шагыйрьләрнең шигырен үзгәрткән, төзәтмә керткән: “Менә болай язсаң әйбәтрәк булыр иде”, – дип. Безнеңчә әйтсәк, ул тәнкыйтьче дә булган. Ил башлыгы, көтүче. Ничек көтү көтәргә икәнен дә белә. Ул сәүдәгәр дә. Ә без бүген телевизордагы ясанып-бизәнеп, матур кием киеп төшкән ясалма шәхесләрдән үрнәк алабыз. Өйләрендә ничек яшәгәннәрен, ничек сүгенеп, әшәке тормыш алып барганнарын күрмибез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үрнәген бүген күтәрергә кирәк.
– Эшеңнән ләззәт алырга кирәкме?
– Әлбәттә. Үзеңә ошаган эшне эшләргә кирәк, чөнки ул Аллаһтан була. Үзеңә ошамаган эш Аллаһтан түгел.
– Мөхәммәт дип исем кушарга ярыймы? Кеше ул исемне күтәрә алмаса?
– Үзгәртәсең. Ни өчен исемне күтәрә алмый? Чөнки ул андый тәрбия алмаган.
– Хоббиең бармы?
– Тау елгасында көймә белән йөзү.
– Курыкмыйсыңмы?
– Юк.
– Каплансаң? Алла сакласын!
– Машина белән дә капланырга була.
– Кайда йөзәсең?
– Урал тавында.
– Кайчан йөздең?
– Былтыр, быел.
– Кем сине саткан, аның белән кабат дуслашма. Кеше үзгәрми, диләр, дөресме бу?
– Дөрес. Мөселман бер елан оясына ике мәртәбә кулын тыкмас. Бу – хәдис.
– Таныш кеше сиңа шалтырата, әмма синең бу мизгелдә аның белән сөйләшәсең килми. Дин буенча синең телефонны алмаска хакың бармы?
– Бар.
– Уянгач, тормыйча урында аунап яту дөресме?
– Түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) беркайчан да алай ятмаган, безнең сөннәттә юк ул. Кеше уянды икән, торырга тиеш.
– Алай яту зарарлымы?
– Зарарлы. Уянды икән, аның йокысы туйды, дигән сүз.
– Нәфесегезнең дә күңелен күрегез, дин белән генә яшәсәгез, кырыс кеше булырсыз, диләр.
– Хәләл юл белән. Бассейнда коен, табигатькә чык, урманга бар, кырда чәчәк җый, чишмәгә бар.
– Телевидение, кино карарга ярыймы?
– Һәрнәрсәдә чама булырга тиеш. Телевидение шулай корылган, кеше аны карый башласа чаманы оныта, анда бөтен әйбер кызык. Кешене җәлеп итү бара. Мәгълүматны интернеттан белергә кирәк.
– Вакытны ничек дөрес бүләргә?
– Иң авыр әйбер шул. Нәфес белән сугышырга кирәк. Нәфес вакытны үзенә йотып алган да шул вакытны үзенең рәхәте өчен үткәрергә тырыша.
***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,
19 сентябрь 2019 № 37
--- |
Иң күп укылган
|